news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә ясалган тәмле майонез рецепты

Өйдә майонез ясауның бер кыенлыгы да юк. Кибеттән алынган майонездагы өстәмә кушылмалар сәламәтлек өчен зыянлы булуы бар. Ә өйдә ясалганында бернинди чит тәм дә, чит кушылма да юк. Тәмле дә, туклыклы да. Салатлар өчен дә шушы майонезны кулланып була.

news_top
Өйдә ясалган тәмле майонез рецепты
100 грамм чамасы үсемлек мае алабыз. Зәйтүн мае булса тагын да яхшырак. 2 йомырка, 1 чәй кашыгы коры горчица, бер чеметем генә шикәр комы, тәменчә тоз салабыз - чама белән бал кашыгының чирек өлеше, борыч, башка тәмләткечләр,  ярты лимон.

Блендер чокырында йомырканы күпертәбез. Тоз, шикәр комы, горчица кушып, тагын болгатабыз. Тәмләткечләрне өстибез. Блендер эшләп торган килеш, акрын гына үсемлек маен агызабыз. Ярты лимон согын сыгып шушы массага кушабыз.

Майонезга саргылт төс бирер өчен бер чеметем генә куркума да кушарга мөмкин.

Шушы катнашманы блендер ярдәмендә иң зур тизлекле режимдә күперткәннән соң, майонез куера.

Суыткычта сакларга була. Гадәттә мондый тәмле майонез озак сакланмый, аны бик тиз ашап бетерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар