news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә ясалган сыр (рецепт)

Үзем сынап караган рецепт буенча өйдә сыр ясарга тәкъдим итәм. Күп вакытны да алмый, арзанга да төшә, иң мөһиме, тәмле һәм файдалы булачак. Продуктлар авылныкы булса, сыр һичшиксез уңачак.

news_top
Өйдә ясалган сыр (рецепт)
Сыр өчен: 1 литр сөт, 1 кг эремчек, 1 бал кашыгы сода, 1 бал кашыгы тоз, 100 грамм атланмай, 2 йомырка.

1 литр сөт кайнап чыккач 1 кг эремчек салып тагын кайнатып чыгарырга, аннары тагын 30 минут сүрән утта кайнатырга.

Бу массаны сөзәргә, суы саркып беткәч 1 бал кашыгы сода салып болгатырга, катнашма күзгә күренеп күперә.

Аннары 1 бал кашыгы тоз,100 грамм атланмай, 2 йомырка салып яхшылап төерләре калмаслык итеп болгатырга яки блендер кулланырга.

Аннары сүрән утка куеп болгаткалап торырга, куера башлагач уттан алырга.

Сырны савытка салырга, салкын урынга куярга.

Сыр берничә көннән тагын да тәмлерәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар