Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә янгын чыкса, нишләргә?

Коткаручы сүзләренчә, җиһазлар астына качарга ярамый.

news_top_970_100
Өйдә янгын чыкса, нишләргә?
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсенең Иҗтимагый палата әгъзасы, Россиянең атказанган коткаручысы Сергей Щетинин фатирда янгын чыкса нишләргә икәнен аңлатты. Бу турыда коткаручы «Говорит Москва» радиосы эфирында сөйләде, дип яза РЕН ТВ.

Коткаручы сүзләренчә, җиһазлар астына качарга ярамый. Чөнки янгын сүндерүчеләргә кешеләрне андый урыннардан коткару кыен була. Пластик эшләнмәләр астына да качарга ярамый. Алар эреп, бик каты пешерергә мөмкин.

Әгәр шундый очрак булса, чыгу юлын ут кискән икән, фатирда кемдер булуы турында тизрәк хәбәр итәргә — якыннарыгызга яки коткаручыларга шалтыратырга кирәк. Аннары төтен азрак булган бүлмәне сайлап, бөтен тишекләрне юеш чүпрәк яки тастымаллар белән томаларга тырышырга кирәк.

«Киҗе-мамык тукыманы берничә кат итеп төреп, чылатып, шуның аша сулагыз. Синтетика булмаган мендәр табылса, аны да чылатып, шуның аша сулыш алырга була. Болай иткәндә берникадәр вакыт нормаль халәттә торып торырга мөмкин», — ди Щетинин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100