Өйдә ут чыккач, әни кеше кызына шалтыраткан һәм тереләй янып үлгән
Мәрхүмәнең мәетен коткаручылар тапкан.
Волгоградтагы бер коттеджда йорт хуҗасы тереләй янып үлгән. Бу турыда Волгоград.онлайн хәбәр итте.
Фаҗига 20 сентябрьдә Совет районындагы Үзәк бистәсендә була. Хуҗа хатын өйдә янгын башлануын кызына шалтыратып әйтә. Ул өйдә камин яндырмакчы була. Тик ялкын башка әйберләргә дә күчә. Хатын өйдән чыгып котыла алмый.
'Янгын турында 11.52 сәгатьтә хәбәр иттеләр. Үзәк бистәсендә кирпеч йортның беренче катында йорт җиһазлары яна. Янгын сүндерүчеләр утны 12.30 сәгатьтә бөтенләй туктата. Янгын хәрабәләрен аралаган вакытта 69 яшьлек хуҗабикәнең мәетен табалар», диелә Волгоград өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.
Фаҗига булыр алдыннан мәрхүмә хатын кызына шалтыратуы билгеле. Ул камин яндырырга маташканда ялгыш йортта да янгын чыгаруын әйткән. Янгын сүндерүчеләрне дә хуҗабикә үзе чакырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград Тикшерү идарәсе вәкиле Наталия Рудник сөйләгән.