news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә ун минутта ясала торган йомшак сыр рецепты

Сыр массасына үзегез яраткан тәмләткечләрне сала аласыз.

news_top
Өйдә ун минутта ясала торган йомшак сыр рецепты
Гөлүзә Василова

Сыр өчен 400 грамм авыл эремчеге (яки майлылыгы 9 процентлы кибет эремчеге), 1 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 кашыгы сода, 80 грамм атланмай кирәк.

Эремчектән блендер белән төерсез масса ясарга. Калган ингредиентларны кушып яхшылап болгатырга. Савытны сүрән утка куеп болгатып торырга, эремчек сузыла башлагач бүлмә температурасында торган май салырга, кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә.

Сыр массасына үзегез яраткан тәмләткечләрне сала аласыз. Сыр суынгач, аны 30 минут суыткычта тоту җитә.

Йомшак сыр ясау өчен ун минут вакыт җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар