news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә уенчык шартлагач, баланың куллары, корсагы, җенес органнары пешкән

Тугыз яшьлек малай инде ике ел шушы уенчык белән уйнаган, ә әнисе өйдә мондый әйбер барын белмәвен әйтә.

news_top
Өйдә уенчык шартлагач, баланың куллары, корсагы, җенес органнары пешкән
https://pixabay.com

Мәскәүдә тугыз яшьлек малай кулындагы уенчык шартлаган. Бала бик каты пешкән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Канал белешмәсе буенча, вакыйга 15 мартта була. Малайны хастаханәгә китерәләр. Аның куллары, корсагы, җенес органнары пешкән.

Соңрак ачыкланганча, малай өйдә пластиктан ясалган пиротехник уенчык белән уйнап утыра. Бала кулына алгач, уенчык шартлый. 

Әнисе бу уенчыкны моңа кадәр күргәне булмавын сөйли. Малай исә уенчык белән ике ел уйнавын әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар