news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә тузан чыгарып ята торган ун әйбер

Җиһазларны һәм пәрдәләрне тузансуырткыч белән чистартып торыгыз.

news_top
Өйдә тузан чыгарып ята торган ун әйбер
Рамил Гали

Өйдә тузан чыгара торган әйберләр турында киңәшләр сайтында яздылар.

Матрасны тузансуырткыч белән чистартып торыгыз, анда микроорганизмнар, тузан талпаннары җыела. Өч-биш ай саен матрасны химчисткага бирү хәерле.

Диван һәм карават астындагы тармаларны чистартып торыгыз. Тузан ябык тартмага да җыела.  

Сатин тукымадан тегелгән җәймәләр кулланыгыз. Табигый материаллар тузан җыймый.

Керне киптерә торган җайланма кулланыгыз. Ул киемдәге бөтен вак тузанны аерым фильтрга алып кала. Әйберләр йомшак һәм коры була. Һавада киптергәндә, киемнәргә шунда ук тузан утыра.

Бүлмәләрне 15-20 минут кына җилләтегез. Бу вакыт эчендә һава сафлана, тузан утырырга өлгерми. Тәрәзәләр гел ачык торса, саф һава урынына тузан кереп тулыр.

Җиһазларны һәм пәрдәләрне тузансуырткыч белән чистартып торыгыз. 

Ишек төбендәге келәмне гел чистартыгыз. 

Урамда йөреп кергән аяк киемен шунда ук сөртеп куегыз. 

Сезонлы киемнәрне вакуумлы пакетларда саклагыз. Сирәк ачыла торган шкафларга да тузан утыра. 

Өйдә асрый торган хайваннарны тарап һәм юындырып торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар