Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә ремонт булмаганга, әнисеннән аерып приютка урнаштырылган малай комага киткән

Әнисенең хокукларын кабат торгызып, баланы өйгә алып кайтырга җыенганда, коточкыч диагноз ачыклана.

news_top_970_100
Өйдә ремонт булмаганга, әнисеннән аерып приютка урнаштырылган малай комага киткән
https://pixabay.com

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек Иванны опека органнары гаиләсеннән алып киткән иде. Хәзер балага комага киткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Гаилә яши торган фатирда ремонт начар булу, бәдрәф һәм ванна бүлмәсе эшләмәү сәбәпле, малайны социаль үзәккә урнаштыралар. Иван «Радуга добра» оешмасына мөрәҗәгать итеп ярдәм сорый. Баланың анасы эчми, ләкин аның 14 мең сум хезмәт хакы тормыш алып барырга җитми. Волонтерлар аңа ремонт ясарга ярдәм итә. 

Соңрак «Виктория» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге әни кешегә ана хокукларын кайтарырга ярдәм итә, алар Иван гаиләсе белән яшәсен өчен тырыша. Май азагында Иван өенә кайтырга тиеш була. Ләкин сөенечле хәбәрне коточкыч диагноз бетереп ташлый — балада лейкоз булуы ачыклана.

Хәзер Иванның хәле бик авыр дип бәяләнә, берничә көн элек ул комага китә. Бала реанимация бүлегендә үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган, дип хәбәр иткән волонтерлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100