news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә пешерелгән әфлисунлы печенье

Камырга әфлисун белән лимон кабыгы кушарга мөмкин.

news_top
Өйдә пешерелгән әфлисунлы печенье
Гөлүзә Василова

Печенье камыры өчен: 200 грамм атланмай, 3 йомырка, 3/4 стакан шикәр комы, 1/3 бал кашыгы тоз, 1/3 бал кашыгы сода, 1 аш кашыгы аш серкәсе, ванилин, 2 стакан он.

Әфлисун тәме кертү өчен, бер әфлисун һәм берничә телем лимон кабыгын блендер белән ваклап кушарга була.

Камыр кашык белән алып сала торган булырга тиеш. Табаны утка куеп кыздырып алырга кирәк. Форманың ике ягын да үсемлек мае белән майларга, ике аш кашыгы камыр (форманың зурлыгына карап) салырга. Камырның ике ягы да пешсен өчен табаны әйләндерергә кирәк.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар