news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә пешерелгән французча багет

Өйдә пешерелгән французча багет

news_top
Өйдә пешерелгән французча багет
Камыр өчен: 400 г рамм он, 250 мл су (30 мл су чүпрә өчен), 6 грамм тоз, 6 г коры чүпрә, 4 г шикәр комы, майлау өчен үсемлек мае.
  
30 мл җылы суга шикәр комы һәм чүпрә салып җылыга куярга.

Онга тоз салып болгатырга, уртасына уем ясап су һәм кабарган чүпрәне салып, кашык белән болгатырга. Аннары тактага он сибеп, камырна шунда салырга һәм 7-10 минут басарга.

Камырны түгәрәк формага китерергә, сөлге белән каплап 1 сәгатькә җылыга куярга. Ул күтәрелгәч янә изгәләп алырга һәм тагын 1 сәгать җылыда тотарга.  Камырны он сибелгән куна тактасына куярга 2-3 өлешкә бүләргә, 10 минутка сөлге белән капларга.

Багет формасы ясарга. Кул белән басып, турыпочмаклык итеп җәяргә, рулет итеп төрергә. Бер сәгать сөлге белән каплап тотарга.

Духовканың аскы өлешенә сулы таба куярга. Багет кайнар һәм дымлы духовкада пешәргә тиеш.

Камыр күпергәч сөлгене алырга, он сибәргә дә 0,5 см кисемнәр ясарга.

240 градуска кадәр кызган духовкада  20 минут пешерергә. Аннары 20-30 минут суытырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар