news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә пәрәвез ясый торган үрмәкүчтән ничек котылырга?

Почмакларга бөтнекле эфир мае һәм су кушылган эремә сиптерергә кирәк.

news_top
Өйдә пәрәвез ясый торган үрмәкүчтән ничек котылырга?
https://pixabay.com

Фатирдагы төрле бөҗәкләрне куркыту өчен бөтнек кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Аеруча салкын чорда бөҗәкләр бөтнек исен яратмый, ди белгечләр. Өстәвенә, бөтнек һаваны сафландыра, аны үстерү дә артык катлаулы түгел.

Фатирда пәрәвез барлыкка килә торган почмакларга бөтнекле эфир мае һәм су кушылган эремә сиптерергә кирәк. 0,5 литр суга 10 тамчы май тамызыгыз. 

Аннары үрмәкүчне себерке яки тузансуырткыч белән җыеп алыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар