Өйдән качкан 14 һәм 15 яшьлек Казан кызларын Саратовта тапканнар
Казанда 14 һәм 15 яшьлек ике кыз, документларын һәм акча алып, өйдән чыгып киткән булган.
Алар әти-әниләренә берни дә әйтмичә, очраклы машинага утырып киткән. Балалар телефон шалтыратуларына да җавап бирмәгән.
Саратов полициясе бу балаларны күреп алган һәм Татарстанга хәбәр иткән.
Туганнары килеп алганчы, балаларны реабилитация үзәгенә урнаштырып торганнар, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча идарәсе матбугат хезмәте.