Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдән чыгып киткәндә һәм өйгә кергәндә нинди дога укырга?

Өйдән чыгып киткәндә укыла торган догалар.

news_top_970_100
Өйдән чыгып киткәндә һәм өйгә кергәндә нинди дога укырга?
Өебездән "Бисмилләһ" әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез. Укучыларыбызга татарча догалар тәкъдим итәбез.

Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — "Аятел-Көрси". Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылыр.

Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога:

بِسْمِ اللهِ . تَوَكَّلْتُ عَلَى اللهِ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ

 "Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".

 (Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырыл¬дым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)

 Өйдән чыкканда: "Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла", — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.

Өйгә кергәндә укыла торган дога
 
 اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ الْمَوْلَجِ وَخَيْرَ الْمَخْرَج ِ.
   
بِسْمِ اللهِ وَلَجْنَا وَبِسْمِ اللهِ خَرَجْنَا وَعَلَى اللهِ رَبِّنَا تَوَكَّلْنَا
 
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайраль-мәүләҗи вә хайраль-мәхъраҗ. Бисмилләәһи вәләҗнәә вә бисмилләәһи хараҗнәә вә галәллааһи раббинәә тәвәккәлнәә."
 
(Аллаһым! Синнән керә һәм чыга торган җирләрнең яхшысын телимен! Аллаһының исеме белән кердек, Аллаһының исеме белән чыктык. Раббыбыз Аллаһыга таяндык.)
 
Өйгә кергәндә: "Аллаһым! Өемне һәм гаиләмне сәламәтлек һәм иминлек эчендә табуымны насыйп әйлә", — дип сәлам биреп керү дә мөмкиндер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100