news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өйдән чыгып киткәч, машинада яшәгән». Казанда августта югалган хатынны таптылар

49 яшьлек хатынның мәете «Фольксваген» кроссоверы эчендә булган.

news_top
«Өйдән чыгып киткәч, машинада яшәгән». Казанда августта югалган хатынны таптылар
https://pixabay.com

Быел август урталарында Казанда яшәүче 49 яшьлек хатын югалган иде. Хәзер аның мәетен тапканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын «Фольксваген» кроссоверына утырып, өйдән чыгып китә һәм югала.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, бу хатын шәһәрдән читкә чыгып китми, хисапларыннан акча да алмый. Узган шимбәдә аның машинасын Товарищеская урамында тапканнар. Иномарка эчендә хуҗасының мәете була.

Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре юк. Иномарка эчендә хатынның шәхси әйберләре, акчалары һәм кыйммәтле предметлары да тора.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, бу хатын берничә көн машинасында яши. Хәзер аның мәетен экспертизага озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар