Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдән чыгарга куркабыз». Башкортстандагы бер авыл халкы бүреләрдән зарлана

Шаһитлар йорт хайваннарының чәйнәп ташланган үләксәләрен видеога төшереп алган.

news_top_970_100
«Өйдән чыгарга куркабыз». Башкортстандагы бер авыл халкы бүреләрдән зарлана
https://pixabay.com

Башкортстанның Борай районындагы Яңа Кизгән авылы халкы бүреләрдән зарлана. Авылда ерткычлар чәйнәп ташлаган йорт хайваннарының үләксәләре дә табылган. Аларны шаһитлар видеога төшергән. Йорт хайваннарына бүреләр һөҗүм итә дип фаразлыйлар. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Кадрларда чирәм арасында ята торган канлы үләксәләр күренә. Әлеге канды кадрларны бирегә куймыйбыз.

«Менә бу безнең авыл кырында гына. Урамга чыгарга да куркабыз. Ут юк, юл юк. Малларны көтүгә чыгарырга да куркабыз. Авыл эчендә тагын берәү бар, теге очта дүрт сарыкны ашаганнар. Бүре эше бу», — дип сөйли ир-ат һәм хайван үләксәләрен күрсәтеп бара.

Ул авыл советына мөрәҗәгать итүләрен, кемнән ярдәм сорарга да белмәүләрен әйтә.

Үләксәләр табылган җирләр Борай районының Тазлар авыл советына карый. Уфа.Онлайн хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, алар бу хәлнең чын булуын раслаган. Авыл халкының бүреләргә зарлануы да дөрес булуы ачыкланган.

«Әйе, шалтыраттылар. Башта хайваннарны этләр ашагандыр дип сөйләгәннәр иде. Аннары бүреләр турында да сүз кузгалды. Әле үзебез дә төгәл белмибез. Авыл халкына төнгә йорт хайваннарын урамга чыгармаска киңәш иттек», — дип сөйләгән авыл башлыгы Илүс Даутов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100