Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдән 15 яшемдә чыгып киттем» - чит илдә ничек бушлай укырга?

Студентның чит илгә укырга китәсе килсә, аңа кайсы юллар ачык? Эшне нидән башларга? Бу эш кесәгә нык сугамы? Чит илдә уку мөмкинлекләре белән «Интертат» укучыларын таныштырабыз.

news_top_970_100
«Өйдән 15 яшемдә чыгып киттем» - чит илдә ничек бушлай укырга?
pixabay.com/ru

Казан — студентлар шәһәре дигәнне еш ишетергә туры килә. Чынлап та, башкалабызда югары уку йортлары саны бихисап. Кайбер студентлар, киресенчә, чит илгә китеп укуны хуп күрә. Кайберәүләр моның өчен мәктәп елларыннан ук тырышып укый башлый.

«Грантлар бик күп, эзләргә генә кирәк»

Казан кызы Динә Ильясова Лондонның Гринвич университеты магистратурасында халыкара икътисад юнәлеше буенча укып кайткан.

«Татар-төрек лицеенда укыган чагымда ук чит илдә уку теләге барлыкка килде. Безнең сыйныфтагылар бөтенесе дә диярлек «Флэкс» (югары сыйныфларда белем алучы мәктәп укучылары өчен эшләнгән программа) дигән грантка бирдек. Бу коллектив фикер иде: укытучылар да, әйләнә-тирәмдәгеләр дә моны хуплады. Лицейда төп көч инглиз теленә юнәлтелгән иде. Фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда катнаша идек. Беренче грантымны мин мәктәптә укыганда ук оттым. "Флекс" программасы буенча АКШ мәктәбендә бер ел укып кайттым.

Казанда архитектура һәм төзелеш университетында укыганда Бөекбритания, Австралия, Ирландия һәм Кытай кебек илләрдә укырга теләп язып карадым. Минем өчен иң отышлы һәм яхшы тәкъдим Британиянең Гринвич университетыннан килде. Лондонны сайладым, чөнки миңа халыкара тәҗрибә кирәк иде. Бу үзенә күрә яхшы, кызыклы тормышка бер билет булды.

Мин Лондонга Гринвичның халыкара студентлар программасы буенча киттем. Аларның чит ил студентлары өчен стипендия һәм грантлары бар иде. Хәзер бармы икәнен белмим. 2018-2019 елларда магистратурада укыдым. Укуым өлешчә түләүле иде. Яхшылап эзләсәң, тулысынча түләүсезен дә табып була, грантлар бик күп бит. Яхшы итеп инглиз телен өйрәнү һәм яхшы белем алу өчен Англия менә дигән ил.

Чит илдә уку теләге булган һәркемгә әзерлекне алдан башларга киңәш итәр идем. Телне дә яхшы дәрәҗәдә белү ярдәм итәчәк. Син бит шул илдә яшисең, сиңа ничектер анда көнкүрешеңне көйләргә, кешеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга да кирәк. Укуың да тулысынча чит телдә булачак. Телне белмәү аркасында анда берәү дә сиңа ташлама ясамаячак. Чит телдә китапларны укырга, өйрәнергә кирәк.

Чит илгә укырга китәр өчен, ким дигәндә ярты ел алдан тел буенча имтихан биреп куярга кирәк. Сертификатың булса, бик яхшы инде. Бер ел алдан башласаң, тагын да әйбәтрәк, грантлар алу мөмкинлеге дә күбрәк», — диде Динә.

 «Өйдән 15 яшемдә чыгып киттем»

Нурия Вәлиева исә 9 сыйныфны тәмамлагач ук Чехия башкаласы Прага шәһәрендәге шәхси мәктәпкә укырга кергән. «Мин 15 яшемдә Чехиягә киттем. Бездә 11 ел укысалар, анда 13 ел икәнен белдек, шуңа күрә мин мондагы мәктәптә дә читтән торып, ягъни өйдән укыдым һәм БДИ да тапшырдым. Шулай итеп мин параллель рәвештә Казан мәктәбендә дә, Чехиядә дә белем алдым булып чыга.

Ни өчен Чехия дигәндә, теле рус теленә охшаш. Аннары Германия, Австрия һәм Италиягә караганда монда арзанрак. Алар башта синең монда мәктәптә укыган билгеләреңнең уртача баллга җитәме икәнен карыйлар. Аннары сине имтиханнарга чакыралар. Мин анда математикадан имтихан бирдем. Аңа кадәр репетитор белән чех телен өйрәнә башлаган идем инде. Чехиягә мәктәпкә килеп кергәч, тел өйрәнү процессы тизрәк тә, җиңелрәк тә булды. Аралашу дәрьясында тиз өйрәндем. Анда тулай торакта яшәдем. Чит илгә китү идеясе әти-әниемнеке иде. Аңа кадәр минем инде төрле лагерьларга барганым бар иде. Шулай ук «Мирас» бию төркеме белән бер айга якын Европа илләрендә йөреп кайттык. Шунда үземнең дә чит илдә уку теләге туды, мөстәкыйль тормышка да әзер идем.

Чех урта мәктәбен тәмамлап тормыйча, Чехиянең иң дәрәҗәле уку йортына — Ньютон колледжга цифрлы маркетинг һәм менеджмент бүлегенә укырга кердем. Бу бик текә шәхси университет. Анда уку елына 180 мең сум. Бу уку йортындагы бөтен укытучылар да практиклар иде, ягъни алар укыталар һәм шул юнәлештә үзләре дә эшлиләр. Белемнәре дә бик актуаль булды. Яхшы укыган студентларга анда стипендия дә каралган, ягъни аның белән уку чыгымнарын да каплап булыр иде. Мин анда 2019-2020 елларда укыдым.

Март аенда карантиннар башлангач, бергә торган иптәш кызым кайтып китте. Аннары мин дә Казанга кайттым. Августта укырга дип кире Прагага китәргә тиеш идем. Чикләр ябык, мин китә алмадым, шулай итеп калдым. Хәзерге вакытта ТИСБИда, Мәскәү университеты курсларында укыйм һәм эшлим. Чехиядә алып кайткан белемнәрнең монда кирәге чыкты. Алга таба да чит илдә укуымны дәвам итү теләге бар, тик хәзергә кайсы ил һәм ничек булыр, белмим.

Күп әйбер укытучыдан тора икәнен аңладым. Чехиядәге укыту системасы миңа ошады. Россиянеке начар дигән сүз түгел бу, киресенчә, бездәге мәктәпләр бик көчле. Мәсәлән, Чехия мәктәбендә мин чех теленнән генә артта кала идем, ә математикадан һәм башка фәннәрдән иң яхшысы идем», — диде Нурия.

«Берьюлы ике университетта укыдым»

Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева-ГатиатуллинаТөркиядә укуы турында сөйләде.

«Мин татар-төрек лицеенда укыдым. 2009 елда халыкара төрек олимпиадасында катнаштым, аннан вокал номинациясендә алтын медаль белән кайттым. Төркия мине һәрвакыт үзенә җәлеп итә иде. Бөтен фәннәрдән имтихан биреп кердем, физика, математика, географиягә кадәр. БДИ алдыннан ук минем Төркия университетына керүем билгеле иде инде. Анда баргач, башта мин бер ел төрек телен укырга тиеш идем. Бер елны әрәм итмәс өчен төрек теленнән дә имтихан бирдем. Кайсери шәһәрендәге Төркия дәүләт университетында укыдым. Шул ук вакытта Искешәһәрдәге Анадолу университетында читтән торып укыдым.

Төркиядә 5-6 ел тордым. 2014 елда Төркиядә үткән «Татар кызы» бәйгесендә гран-при яуладым. Мин каллиграф һәм шул вакыт эчендә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә һәм төрле илләрдә — Белорусия, Алжир, Һиндстан, АКШта үткән күргәзмәләрдә катнаштым. Истанбулның Мармара университетында ислам сәнгате тарихы буенча магистратурада укыдым. Бүген Казанда яшим.

Чит илгә укырга китәр өчен кыюлык кирәк. Минемчә, әти-әни белән бала арасында да ышаныч булырга тиеш. Минем өчен Төркиядә укуым зур бер мәктәп булды. Ул миңа башка дөнья ачты, күп дуслар таптым. Үзенә күрә бер тормыш мәктәбе дә булды ул», — ди бүген Гөлназ.

Студентлар алмашы программасы

Студентлар үзләре белем ала торган уку йорты һәм аның партнер университетлары арасындагы студентлар алмашы программасы буенча да чит илгә китеп укып кайта алалар. Австрия, Германия, Испания, Италия, Казахстан, Канада, Һиндстан, Корея, АКШ, Тайвань, Польша, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария, Япониядә партнер университетлар бар. Студентлар алмашы программасында катнашыр өчен нишләргә кирәклеге турында КФУның сайтында язылган.

Башта партнер университетлардагы юнәлешләр белән танышып, үзеңнең уку программасына туры килгәнен сайлап алырга кирәк. Сайлап алынган юнәлешне укытучыгыз яисә кафедра мөдире белән дә сөйләшү мөһим. Бөтен чыгымнарны да күзаллаганнан соң, әлеге программа буенча гариза язарга була.

Студентлар алмашы программасында КФУда түләүле һәм түләүсез бүлекләрдә укучылар катнаша ала. Университет хезмәткәрләре һәм аспирантлар өчен аерым фәнни алмашу программасы да бар.

Чит илгә укырга китүчеләр конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Башта алар бөтен тиешле документларын җыеп, гариза язалар. Алар арасыннан укулары яхшы булган студентлар сайлап алына. Аннары тел белеме тикшерелә, шулай ук аларның мотивацияләрен дә карыйбыз. Чит илгә укырга киткәндә студентның монда «бурыч»лары булырга тиеш түгел — бөтен зачет-имтиханнары да тапшырылган булырга тиеш.

Студент бер партнер университетның бары бер генә программасы буенча укырга китә ала. Элек әлеге программада катнашмаган студентларга өстенлек бирелә. Студентлар алмашы программасына елына ике тапкыр: көзен һәм язын конкурслар оештырыла.

«Университетыбызда төрле программалар бар һәм аларның шартлары да аерыла. Шулай да уку теләсә кайсы очракта да түләүсез. Стипендияләр дә төрле: аны партнер университетлар түли. Виза, юл чыгымнарын студентлар карамагында. Төгәл генә ничә студент киткәнен әйтү кыен. Студентлар алмашы буенча 1 яки 2 семестрга чит илгә укырга барып кайтырга була. Бер семестрга якынча 100-150 студент китә. Пандемия аркасында, әлбәттә, чит илгә укырга китүчеләр саны кимеде — мәсәлән, Япония, Кытай ябык.

Германия һәм Корея өстенлекле юнәлеш булып санала. Анда партнер университетлар күп. Элек бу исемлектә Кытай иде. Чит илдән укып кайткач студентлар монда зачет, имтиханнар тапшырып, алга таба укуларын дәвам итәләр», — дип аңлатты КФУның Тышкы элемтәләр департаменты белгече.

«Германия, Британия, Францияне күп сайлыйлар»

Татарстан яшьләренә чит илгә китеп белем алырга «Алгарыш» дигән грант ярдәмгә килә. Әлеге программа республикабызда 2006 елдан бирле эшли. Аның турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара белем бирү программалары һәм проектлар бүлеге башлыгы Булат Яруллин белән сөйләштек.

«Алгарыш» программасы студентларга республика бюджеты хисабына чит илләргә барып уку мөмкинлеге бирә. Әлеге грант нигезендә ел саен диярлек 200-300 студент чит илдә магистратурада укып яисә стажировка үтеп кайта.

Узган елны пандемия аркасында гаризалар саны азрак булды, 400гә якын кеше чит илдә уку теләген белдергән иде. Коронавирус белән бәйле вәзгыять чит илдә укуга ихтыяҗны киметте. Безнең студентлар арасында киң таралаган юнәлешләр — Германия, Британия һәм Франциядә уку. Хәзер пандемия аркасында, виза белән төрле кыенлыклар барлыкка килгәнгә Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне сайлаучылар артты.

Грант нигезендә студентның чит илгә барып-кайтуының юл чыгымнары, аның медицина иминиятен һәм андагы укуын республика бюджеты түли. Шулай ук әлеге студентка чит илдә яшәп укуына җитәрлек стипендия дә түләнә, ул якынча мең евроны тәшкил итә. «Алгарыш» гранты нигезендә чит илгә киткән студентлар кайтып, монда 3 ел эшләргә тиеш. Кайвакыт югары уку йорты үзе эшкә урнаштыра яисә нинди дә булса сәнәгать секторы бу эшне үз җилкәсенә ала. Чит илләрдә укып кайткан белгечләрнең эшкә урнашу проблемасы юк диярлек.

Кайбер очракларда студентның чит илдә укуын аның булачак эш җитәкчесе дә финанслый, ягъни чыгымнарның 10%ын каплый.

Грант отып, инженерлык, төгәл фәннәр, медицина буенча укырга китүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Медицина бик популяр өлкә. Хорватиягә авыл хуҗалыгы буенча да барып укып кайттылар.

Грант ике юнәлешне күздә тота: беренчесе — магистратурада уку. Ул күп дигәндә ике елны тәшкил итә. Икенчесе — стажировка, күп дигәндә өч ай. «Алгарыш» гранты буенча бакалавриат программасын финанслау каралмаган.

«Двойные дипломы» дип атала торган тагын бер программа бар. Югары уку йортлары белән килешү нигезендә магистратурада укучы студентлар монда бер ел укыганнан соң, тагын бер елга магистратурада укыр өчен чит илгә җибәрелә. Әгәр дә магистратурада белем алучы кеше чит илдә имтиханнарын уңышлы тапшырып, аттестация үтеп кайта икән, ул берьюлы ике диплом — Россия һәм чит ил югары уку йорты дипломын ала ала.

Безнең югары уку йортларына чит ил укытучыларын чакыру да бик еш очрый. Бу очракта күбрәк студентларга белем бирү мөмкинлеге туа. Студентлар алмашы программасы — уку йортлары үзләре хәл итә торган өлкә.

Грантны алу өчен башта укырга теләгән югары уку йортын табарга һәм анда читтән торып имтиханнар тапшырырга кирәк. Соңыннан әлеге чит илдәге уку йортыннан чакыру килгәч, конкурс өчен документлар папкасын җыеп гариза язарга кирәк булачак. Соңыннан алар сайлап алу турында үзләрен тәкъдим итәргә һәм сайлап алынган юнәлешнең, әлеге югары уку йортында алынган белемнәрнең ни дәрәҗәдә файдалы булуын дәлилләргә тиеш булалар.

Бөтенроссия яисә халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга өстәмә баллар да каралган. Әгәр студентның ниндидер фәнни язмалары бар икән, бу да балларга уңай йогынты ясаячак, ләкин сайлап алганда төп кыса булып тормый. Әлеге грантка гаризаны яшь белгечләр дә яза ала. Мәсәлән, аның берәр чит ил югары уку йорты магистратурасында укыйсы килә икән, шулай итеп ул үз өлкәсендә белемен арттырып, файда китерергә мөмкин.

Укуга сарыф ителә торган суммалар буенча төгәл итеп әйтеп булмый. Мәсәлән, Германиядә түләүсез уку мөмкинлекләре дә күп, ә медицина иң кыйбатлы юнәлешләрнең берсе булып тора. Әгәр бер студентның 2 ел магистратурасы өчен, әйтик, 10 млн сум кирәк булса, әлбәттә, аның әлеге грантны алуы бик шикле, чөнки түләүсез яисә әзрәк чыгымнар таләп иткән уку йортлары да җитәрлек.

«Алгарыш» грантына гаризалар 1 октябрьдән 1 февральгә кадәр кабул ителә. Консультация һәм сорауларга җавап бирергә һәрвакыт әзербез, — дип аңлатты белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100