Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә коронавирус белән авыручы кешедән ничек чир йоктырмаска?

Авыручы кеше даими рәвештә битлек киеп йөрергә һәм кулларын юарга тиеш.

news_top_970_100
Өйдә коронавирус белән авыручы кешедән ничек чир йоктырмаска?
https://pixabay.com

Коронавирус йоктырган кеше белән бер фатирда яшәгәндә авыру ияртмәс өчен катгый кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу турыда аллерголог-иммунолог Владимир Болибок Sputnik радиосында әңгәмә вакытында сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, авырый башлаган кеше аерым бүлмәдә яшәүгә күчә. Аның савыт-сабасы аерым булырга, ул даими рәвештә битлек киеп йөрергә һәм кулларын юарга тиеш. Фатирның гомуми урыннарына ул бар тик башкалар булмаганда гына чыга ала. Бар кеше дә була торган урыннарны даими рәвештә дезинфекцияләп торырга кирәк.

«Шул очракта бар да яхшы булыр. Авырып киткән гаилә әгъзасын тәрбияләп тә, үзе вирус йоктырмаучылар күп», — ди табиб.

Вирус йокса да, кеше авырып китмәскә мөмкин. Барысы да иммунитетның реакциясенә бәйле, ди табиб. Авыру йоктыргач, күпчелек очракта иммунитет системасы эшли башлый, бернинди симптомнар да барлыкка килми. Организм функцияләре яхшы булмаса, COVID-19 билгеләре килеп чыгарга мөмкин. Алкоголь, стресс, туңу иммунитетка йогынты ясый.

«Вирус йоктыручыларның азы гына — егерме кешенең берсе, хәтта илле кешенең берсе генә авырый», — ди иммунолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100