Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдәге коммуналь калдыкларны аралап җыю өчен киңәшләр

Экоактивистлар сүзләренчә, коммуналь калдыкларны өйдә аралап җыя башлаганчы, аларны кая тапшырырга икәнен ачыкларга кирәк. Казанда чүп тапшыру өчен нинди пунктлар булуын «Татар-информ»га «ЭкоЛогичноКазан» иҗтимагый хәрәкәте активисты Гүзәлия Гыйматдинова сөйләде.

news_top_970_100
Өйдәге коммуналь калдыкларны аралап җыю өчен киңәшләр
"Татар-информ" архивы

Азык-төлек калдыклар

Өй шартларында коммуналь калдыкларны аралап җыюның иң беренче һәм җиңел ысулы — барлык чүпне ике төп савытка бүлү. Ягъни, органик (азык-төлек) калдыклары һәм башка (коры) чүпләр.

Биокалдыкларга яшелчә һәм җиләк-җимеш калдыклары, көнбагыш кабыгы, чикләвекләр, боткалар теләсә нинди икмәк ризыклары, йомырка кабыгы һәм башкалар керә. Боларның барысын да Казандагы «Җир Фәрештәләре» активистларына тапшырырга була. Алар шәһәр буенча кабул итү пунктлары оештыра. Яки компост чокырлары булган кешеләрне табарга була. Кагыйдә буларак, барлык биокалдыклар да биогумус итеп эшкәртелә.

Эшкәртелә торган калдыклар

«Эшкәртелә торган калдыкларны җыюның иң уңайлы ысулы — аларны өй янындагы сетка әрҗәләргә җыю. Бу әрҗәнең кемнеке булуын һәм анда нәрсә салырга яраганын белергә кирәк. Кайвакытта аларга махсус билгеләр куела», — диде Казандагы экоактивистка Гүзәлия Гыйматдинова.

Казандагы күпфатирлы йортлар ишегалдына урнаштырылган күпчелек әрҗәләр «Эко-Приоритет» компаниясенеке. Аларга пластик шешәләрне, юу чараларыннан бушаган шешәләрне, пластик канистрларны, алюминий банкаларны һәм башка металл әйберләрне тапшырырга була.

Шешә рәвешендәге икенче бер әрҗәләрне «Чиста Казан» компаниясе урнаштыра. Аларга эчемлекләрдән бушаган пластик шешәләрне тапшырып була.

Казанның Яңа Савин районында әрҗәләрне «Уютный дом» идарә компанияе урнаштыра. Алар пластик шешәләрне генә эшкәртүгә җибәрә.

Мәскәү районында «Экопрогресс» компаниясе эшли. Аларга пластик шешәләр һәм көнкүреш химиясеннән бушаган шешәләрне (2 һәм 4) тапшырырга мөмкин.

Өй янындагы әрҗәгә нәрсәләр ташларга яраганын идарәче компаниягә шалтыратып яки әрҗәдәге билгеләргә карап белеп була. Шешәләр урынны аз алсын өчен, ташлар алдыннан аларны мөмкин кадәр изәргә, сытарга кирәк дип киңәш итә экоактивистлар.

Моннан тыш, шәһәр буенча макулатура һәм башка калдыклар кабул итү пунктлары эшли. Күпчелек коммуналь калдыкларны Икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пунктларына бирергә була. Активистлар макулатура, пластик шешәләр, алюминий һәм консерва банкалары, өс киеме, аяк киеме, көнкүреш химиясеннән бушаган каты пластик һәм башкаларны кабул итә. Калдыкларның тулы исемлеген, аларны кабул итү урыннарын, эш вакытын, шулай ук икенчел чималны әзерләү кагыйдәләрен сылтама аша карарга була.

Барлык калдыклар арасыннан зарарлыларын аерып алу мөһим. Болар - батарейкалар һәм лампочкалар. Аларны контейнерларга ташларга ярамый, ә ИКЕА һәм «Леруа Мерлен» кибетләренә тапшырырга була.

«Калдыкларны аралап җыю һәм эшкәртүгә тапшыру гына түгел, аларны киметү, бер тапкыр куллана торганны күп тапкыр файдалана торганга алмаштыру да мөһим. Мәсәлән, пакет урынына — тупас тукымадан тегелгән сумка, авоська, экокапчыклар кулланырга була. Бер тапкыр файдалана торганы урынына үз чынаягыңны йөртергә була. Өстәвенә, Казандагы күп кенә оешмалар экологик үзаңлы кешеләргә ташлама да ясый», — диде Гүзәлия Гыйматдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100