Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә көн саен юарга кирәкле сигез әйбер

Кайбер әйберләрдә микроблар бик күп җыела һәм үрчи башлый.

news_top_970_100
Өйдә көн саен юарга кирәкле сигез әйбер
https://pixabay.com

Өйдә көн саен юарга һәм чистартырга кирәк булган берничә урын бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кул сөртә торган сөлгеләр. Белгечләр фикеренчә, аш бүлмәсендә иң пычрак әйбер - ул сөлге. Ванна бүлмәсендәге кул тастымалы да нәкъ шундый пычрак әйбер булып санала. Биредә дымлылык югары булганга, вируслар һәм бактерияләр дә бик тиз үрчи. Өйдә ничә кеше яшәүгә карап, кул сөртә торган чүпрәкләре көненә 2-3 тапкыр алмаштыру кирәк.

Ванна бүлмәсе стеналары да күгәрек һәм бактерияләр үрчи торган урын булып санала. Бу бүлмә гел дымлы булганга, алар бик тиз үрчи. Шуңа күрә ванна бүлмәсендәге плиткаларны көн саен чистартып тору кирәк. Ванна кергәч тә стенага җыелган суларны да җыеп бетерегез. Стеналар коры торсын, шул очракта гөмбәчекләр үрчемәс.

Ашарга әзерли өстәл өслеге дә пычрак урын санала. Биредә ашарга да әзерләнә, шунда ук ачкычлар, акча янчыгы да куелырга мөмкин. Өстәлдә калган ризык валчыклары да микроблар җыя. Өстәл өстен көн саен дезинфекцияләп торырга кирәк.

Кофеварка - күгәрек гөмбәсе һәм бактерия үрчи торган иң шәп урын. Аны көн саен юып торырга кирәк. Кич белән йоклар алдыннан кофеварканы юып калдырыгыз. 

Кухня раковинасы. Савыт-саба юган саен раковинаны дезинфекцияләү хәерле.

Пычрак савыт-саба өслегендә зыянлы микроблар, бактерияләр бик тиз үрчи. Ашагач та аларны тиз генә юып кую хәерле. Тәлинкә, кашык, кәстрүл, чынаякларны пычрак килеш төнгә калдырмагыз, ашаган саен юып барыгыз.

Идәнне гел чиста тотыгыз. Ашарга әзерләгәч, идәнне чистартыгыз. Анда ризык валчыклары калса, бактерияләр рәхәтләнеп үрчеп ятар.

Ачкычта шулхәтлек күп күләмдә зарарлы бактерияләр җыела, аларның санын җәмәгать транспортындагы тоткалар белән чагыштырып була. Ачкыч куртка кесәсендә, сумкада ята, аңа ияреп өйгә бактерияләр кайта. Зыянлы микроорганизмнар үрчеп ятмасын өчен, ачкычны көн саен, хәтта көненә берничә тапкыр дезинфекцияләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100