Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә икесе генә калгач, 16 яшьлек апасы пычак кадаган бала могҗиза белән исән калган

9 яшьлек малайны яралаган үсмер кызны изоляторга япканнар.

news_top_970_100
Өйдә икесе генә калгач, 16 яшьлек апасы пычак кадаган бала могҗиза белән исән калган
https://pixabay.com

Петропавловск-Камчатский шәһәрендә 16 яшьлек кыз 9 яшьлек энесенә берничә тапкыр пычак кадаган. Ул баланың мөһим органнарына кимендә биш тапкыр чәнчегән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Камачатка крае буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 31 майда иртә белән балалар өйдә икесе генә була. Малай апасының ачуын чыгара һәм кыз пычакка ябыша. Яраланган баланы хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, фаҗига күп балалы гаиләдә була. 31 майда әни кеше 2014 елда туган нәни баласы белән башка төбәккә киткән. Алар музыкаль бәйгедә чыгыш ясарга барган. Әти кеше вахта режимында эштә булган.

Үсмер кыз нәни энесен моңа кадәр дә яратып бетермәгән. Өйдә икесе генә калгач, ул җинаять кылган.

«Иртә белән 16 яшьлек кыз 9 яшьлек энесенең тәртибен ошатмый, шуңа ачуы чыга. Ул малайга биш тапкыр пычак кадый. Яраланган балага хастаханәдә ярдәм күрсәтәләр», — дип сөйләгән Камчатка крае буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Елена Ильина.

Нәни малай могҗиза белән генә исән калган.

Хәзерге вакытта 16 яшьлек кыз изоляторга ябылган. Аны олылар өчен изоляторга урнаштырганнар. Җинаять авыр булу һәм кызның яше җитәрлек булу сәбәпле, аңа карата шундый санкцияләр кулланып була.

Тикшерүчеләр тиешле экспертизалар билгеләгән, кызга психология-психиатрия экспертизасы да булачак. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100