Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдә хатыны, биш баласы бар». Башкортстанда янгын сүндерүченең үз өенә яшен суккан

Күк күкрәү тавыш көчле булганга, өйдәгеләр берсе дә йокыга китә алмый яткан.

news_top_970_100
«Өйдә хатыны, биш баласы бар». Башкортстанда янгын сүндерүченең үз өенә яшен суккан
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Дүртөйле районының Миңеште авылында бер йортка яшен суккан. Биредә биш балалы гаилә яши. Әтиләре Ранис Фазлыйәхмәтов 16 ел буена янгын сүндерү хезмәтендә машина йөртүче булып эшли. Үз гомерендә ул бик күп янгын күргән. 2 июльдә исә аны үз йортына чакырганнар. Өйдә Ранисның хатыны һәм биш баласы була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе белешмәсе буенча, яшен суккач, ут агач йортны һәм бөтен каралты-кураны чолгап ала.

«Бәхеткә, күк күкрәү бик көчле булганга, өйдә беркем дә йоклый алмый ята. Яшен сугып, янгын чыккач, әни кеше һәм балалар барысы да өйдән чыгарга өлгерә. Янгында кешеләргә зыян килми. Ләкин, кызганычка каршы, йорт та, бөтен әйберләр дә янып бетә», дип аңлатканнар ведомствода.

Күп балалы гаиләгә хезмәттәшләре ярдәм итә. Администрация яңа йортка төзелеш материаллары белән булышачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100