news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдәгечә колбаса

Терлекнең баш ите суыткычта күп урын алып тора, чөнки зур сөякле була. Аны терлек чалган көнне үк пешерергә куйсагыз яхшы булачак.

news_top
Өйдәгечә колбаса

Ит күмелерлек итеп су салырга, 2-3 сәгать кайнатырга, пешәр алдыннан тоз салырга. Итне шулпадан алырга, суытырга, сөяктән араларга һәм иттарткычтан чыгарырга.

Үсемлек маенда вак итеп турап суган кыздырырга, әзер булыр алдыннан сарымсак һәм атланмай өстәргә .

Аннары ике массаны кушарга, борыч, үзегез яраткан тәмләткечләрне өстәп болгатырга кирәк.

Азык пленкасына бу массаны кул белән тигезләп җәяргә һәм рулет итеп тыгызлып төрергә. Суыткычка куярга. Тиз генә кулланырга уйламасагыз туңдыргычта сакларга кирәк.

Табынга кисеп куярга. Шулай ук токмач, карабодай боткасы пешергәндә дә салырга мөмкин.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар