Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдәге Wi-Fi роутерының зыянын ничек киметеп була?

Роутерны йоклый торган урыннан ераккарак, алгы бүлмәгә куярга була.

news_top_970_100
Өйдәге Wi-Fi роутерының зыянын ничек киметеп була?
pixabay.com/ru

Wi-Fi дулкыннарына багышланган бик күп тикшеренүләр уздырылган, әмма әлегә бер генә җитди оешма да аларның кеше организмына зыян салырга мөмкин икәнен расламаган. Бу хакта «Синергия» мәгълүмати технологияләр университеты директоры Станислав Косаревка сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

«Интернет тарата торган роутердан электромагнит нурланыш барлыкка килә. Әмма бу без куллана торган теләсә кайсы электр җиһазыннан чыккан нурланыш кебек үк. Без бит электр чәйнегеннән чыккан дулкыннардан курыкмыйбыз», — диде эксперт.

Әгәр сездә куәтле роутер һәм сез аның нурланышы сәламәтлеккә зыян китерә дип куркасыз икән, аны йоклый торган урыннан ераккарак, алгы бүлмәгә куярга була. Әгәр инде бу да ярдәм итмәячәк дип уйлыйсыз икән, төнгә сүндереп куегыз, дип киңәш итте ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100