news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдәге түшәм ишелеп төшкәч, уйнап йөри торган нәни бала һәлак булган

Бер хатын, ике баласын алып, бертуган апасының өенә кунакка килгән.

news_top
Өйдәге түшәм ишелеп төшкәч, уйнап йөри торган нәни бала һәлак булган
https://ulyanovsk.sledcom.ru

Ульяновск өлкәсенең Барыш районында шәхси йортта түшәм ишелгәннән соң, өч яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 8 гыйнварда көндез була. Бер хатын ике баласын ияртеп, бертуган апасына кунакка килә. 3 яшьлек малай белән 8 яшьлек кыз өйдә уйнап йөри. Шул чакта түшәм ишелеп төшә. Малай урында ук җан бирә, кыз бала имгәнә, аны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Түшәме ишелгән йорт 1935 елда төзелгән. Биредә күп балалы гаилә яши. Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов кушуы буенча, зыян күргән гаиләләргә ярдәм итәчәкләр, балалы гаиләләрнең барысының да торак шартларын тикшерәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар