Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдәге, офистагы һавада яман шеш китереп чыгара торган матдәләр буламы?

Һавадагы зарарлы матдәләр сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар китереп чыгара.

news_top_970_100
Өйдәге, офистагы һавада яман шеш китереп чыгара торган матдәләр буламы?
pixabay.com/ru

Кешеләр өйдә, эштә сулый торган һава онкология авырулары китереп чыгара торган зыянлы химик матдәләр белән зарарланган булырга мөмкин. Бу хакта Америка галимнәренә сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшеренүләр барышында галимнәр балалар бакчасында берничә бүлмәдәге, бер өйдәге, кием-салым кибете складындагы, келәм кибетендәге, ике лабораториядәге, биш офистагы, бер сыйныф бүлмәсендәге, бер склад бинасындагы һәм лифттагы һаваны тикшергән.

Тикшерелгән барлык урыннарда да диярлек ПФАС — зарарлы химик матдәләр табылган. Бу матдәләрнең иң югары күләме келәм кибетләрендә булган.

ПФАС (пер/полифторалкиль кушылмалар) — бу кушылмаларда водород фтор белән алмаштырылган була. Углерод һәм фторның бәйләнеше ныклы һәм бу аларны какшамас, җимерелмәс итә.

ПФАС урта гасырлардан бирле бөтен дөньяда төрле тармакларда кулланыла. Бу кушылмалар төргәк материаллар, киемнәр өчен су үткәрми торган тукымалар, теш чистарта торган җепләр, иннек, күз өчен теньнәр, келәмнәр өчен чистарту чаралар җитештергәндә кулланыла. Алар сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар, хәтта рак, иммун системасы авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Бу матдәләр барысы да тирә-як мохиткә гаять чыдам була яки инде ныклы токсик кушылмалар бүлеп чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100