news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә газ баллоны шартлагач, хуҗа тәрәзәдән биш метрга очып чыккан

Хуҗабикә хәрабәләр астында калган.

news_top

Пермь өлкәсенең Кудымкар районындагы Кузьва авылында зур янгын булган. Биредәге бер өйдә газ баллоны шартлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Баллон шартлагач, дулкын хуҗа ир-атны тәрәзәдән атып бәргән, ул биш метр чамасы очып барып төшкән. Аның хатыны хәрабәләр астында калган. Кунакка килгән ир-ат стенага барып бәрелгән. Өйгә ут капкан.

Ярдәмгә күрше ир-ат килеп җиткән. Ул имгәнгән кешеләрне урамга алып чыккан. Ике кешене хастаханәгә салганнар. Өй тулысынча диярлек янып беткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар