Өйдә эш эшләмәгән өчен ачуы чыккан ир хатынын каз түшкәсе белән кыйнап үтергән
Ир хатынга аяклары белән тибә, куллары белән суга, кулдан ясалган чебен үтергеч белән бәргәли.
Башкортстанның Сибай районара тикшерү бүлеге 64 яшьлек
Ведомство хәбәре буенча, узган ел сентябрь аенда Хәйбуллин районындагы авылларның берсендә фаҗига була. Табын корып утырганда, ир белән хатын талаша башлый. Ир хатынын күп эчкән өчен битәрли. Бергә җыйган малны эчеп бетерүдә, йорт эшләрен эшләмәүдә гаепли. Ачуы чыккан ир хатынын кыйнап ташлый. Аяклары белән тибә, куллары белән тукмый. Кулдан ясалган чебен үтергеч белән суккалый. Табынга дип чалган каз түшкәсе белән бәргәли. Җәнҗалдан соң, кыйналган хатын йокларга ята. Ләкин бераздан аның хәле китә һәм ул озак та тормыйча, җан бирә.
«Ир хатынның йөрәге авыртып үлде дип уйлый. Ләкин судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча, хатын кыйнап имгәнгәнгә үлгәне ачыклана. Тикшерү барышында ир гаебен тулысынча таный», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.
Хәзерге вакытта җинаять эше буенча расланган гаепләү карары чыгарылган. Хатынын үтергән ирне суд хөкем итәчәк.