Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйдә, бераз тиле булыйк» - Илсөя Бәдретдинова яңа җырының авторын эзли

Яңа җырның көен Айдар Тимербаев язган, ә сүзләр авторы билгесез икән.

news_top_970_100
«Әйдә, бераз тиле булыйк» - Илсөя Бәдретдинова яңа җырының авторын эзли

Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итте. «Кабул итеп алыгыз. Янәдән яңа җырыбыз. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда „Әйдә, бераз тиле булыйк“ җыры», — дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

Җырның сүзләренең авторы билгесез икән. Көен Айдар Тимербаев язган. Ул җырның авторын ачыклауда ярдәм сорый. Айдар Тимербаев да: «Сүз авторы билгесез, ачыкларга ярдәм итсәгез иде», — дип сорый.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ПРЕМЬЕРА!!! Кабул итеп алыгыз!? Янәдән, яңа җырыбыз!!! Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда.Ссылка шапкада һәм сториста. "Әйдә, бераз тиле булыйк" @aidardus көе Сүзләр авторы билгесез Аранжировка @ildus_davlyanov Фото @knopikovaekaterina Костюм : @alinok11 Фикерләрегезне языгыз яме! #премьера#яңаҗыр#янаҗырлар #янажыр #люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдиноваЙ#илсөябәдретдинова #татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#татарстан#башкортостан

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларыннан фикерләр көтә. «Фикерләрегезне языгыз, яме!» — ди ул.

Инстачылар җырны ошаткан. «Шәпский җыр», - дип мактыйлар.

«Илсөя ханым, өтер билгесе „әйдә“ сүзеннән соң куела дип хәтердә калган. „Әйдә, бераз тиле булыйк“. Бәйләнү түгел, әз генә дөресләп җибәрде дип кабул итегез», — дип шелтәли бел инстачы.

Илсөя бу комментка үбә торган смайлик куйган. 

Тагын бер инстачы: «Юләр булыр өчен нинди акыллы булырга кирәк», — дип Клара Новикова сүзләрен искә төшергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100