Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә балавыз белән эпиляция ясаганда бер кыз пешеп беткән

Гади генә косметик процедура вакытында яшь хатын җитди имгәнгән.

news_top_970_100
Өйдә балавыз белән эпиляция ясаганда бер кыз пешеп беткән
https://pixabay.com/

29 гыйнварда Мәскәүнең Войковский районында 29 яшьлек Инна имгәнә (исеме үзгәртелә). Ул тәнендәге йоннарын бетерү өчен, балавыз белән эпиляция ясарга җыена. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Кыз сөйләгәнчә, ул инде күптән шундый процедураны үзе ясарга өйрәнгән. Инна өйдә үзе бик җайлы гына итеп йоннарын ала икән. Бу көнне дә ул, гадәттәгечә, микродулкынлы мичтә балавыз эретә. Аннары эрегән балавызны алып, ванна бүлмәсенә керә. Бер мизгелдә кыз абына һәм кап-кайнар балавыз аның кулына түгелә.

Инна сискәнеп куя, кулындагы савытны төшереп җибәрә, балавыз калдыклары аның аякларына ябыша. Коты алынган хатын ярдәмгә ярдәмгә чакыра, ире исе ашыгыч ярдәмгә шалтырата.

Урынга килеп җиткән табиблар Иннаны хастаханәгә алып китә, аңа беренче ярдәм күрсәтәләр. Инна хастаханәдә калмый, ул өйдә дәвалана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100