Өйдә акча җыелып торсын, бәрәкәте булсын өчен аны кайда сакларга?
Сорауга биолокация буенча белгеч Гөлнара Ураз җавап бирә:
– Моның буенча фен-шуй шөгыльләнә, минем катышым юк. Тик шуны әйтә алам: берникадәр запасыгыз һәм акчаның бәрәкәте булсын өчен сәламәтлек кирәк. Әгәр акчагыз даруханә, хастаханә һәм табибларга гына китә икән, акчаны кая сакласаң да бәрәкәте булмый, ул су урынына ага. Кешегә инде бу вакытта акча күренми. Бәрәкәтле яшәү өчен физик һәм психик сәламәтлек кирәк.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.