Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ычкынган»: Җырчы Рафис Кәлимуллин балачак хыялын тормышка ашырган

news_top_970_100
«Ычкынган»: Җырчы Рафис Кәлимуллин балачак хыялын тормышка ашырган
Фото: Видеодан скриншот

Татар эстрадасы җырчысы Рафис Кәлимуллин күңеле кушканны эшләгән. Видеода күренгәнчә, ул коймалар аша йөгереп зур күлләвеккә керә һәм киемнәре белән суга утырып, чәчрәтеп уйный, үзенең кәефе шәп. Бу кәеф аны караучыларга да күчкән, аны көне буе карап утыручылар да табылган, «тәгәрәп көлгән» смайликларның да чуты юк.

«Бар инде әзрәк» дип, бу адымына аңлатма биргән җырчыга «монда төгәл бар инде», «монда әз генә булмаган инде», «әз генә түгел ахры», «монда байтак күренә» дип шаяртканнар да, шул ук вакытта шаккатканнар да.

«Минем дә шулай итәсе килә» дип язучыларны җырчы авылга чакырган.

«Әниеңнән эләгә инде хәзер», «Ни булды бу», «Ир-ат 30-40 яшьтә дә бала инде ул», «10 тапкыр карадым», «Бу дөрес хәлме», «Ычкынган», «Салкын тидерә күрмә», «Балачак хыялы» кебек комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

Берәүне койма җәлеп иткән, «коймалары шәп» дип язган ул. «Койма минеке түгел» дип җавап юллаган артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100