Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ычкынды (Александр Брюханов)

— Их, тагын берсе ычкынды! — дип авыр сулап куйды доктор. — Мин бит аны әле ун меңлек кенә дәваларга өлгердем. Түләүле медицинаның айлык премиясен күреп булмас, ахрысы…

news_top_970_100
Ычкынды (Александр Брюханов)
"Чаян" журналы

Алсу йөзле әзмәвер, гөрселдәп, табиб каршына килеп утырды.

— Исәнмесез, доктор! Зур рәхмәт сезгә, сез чын тылсымчы икәнсез — бер атна да үтмәде, томау юкка чыкты! Хәзер мин түләүле медицинага чынлап ышана башладым… Больничныйны япсагыз да була.

— Ашыкмагыз, мондый нәтиҗәләрне алай тиз ясарга ярамый…

— Мин авыру түгел, сәламәт мин.

— Моны сез хәл итә алмыйсыз… Күзләрегез дә бик талчыккан кебек күренә… Әйдәгез, мин сезне окулистка җибәрәм…

— Сез, нәрсә, менә дигән күрәм… Мине эшем көтә… Зинһар өчен, тизрәк ябыгыз шул больничныйны…

— Эш качмас ул, сезгә, бәлки, өегездә хатыныныгыз белән бергә булу кирәктер? Хәзер сезне тәҗрибәле сексопатолог тикшерер, аннан соң өйгә — хәләлегез янына…

— Кирәкми, доктор, хатын минем белән болай да бик бәхетле, җибәрегез мине…

— Нишләптер, тыныч утыра алмыйсыз, бәлки, сезгә безнең проктологта каралыргадыр…

— Нинди проктолог ди ул? Бернинди дә проктолог кирәк түгел миңа! — Холкыгыз бик шәптән түгел, ахрысы… Сезгә невропатологка күренү зыян итмәс иде…

— Юк, юк, юк… Миңа эшкә барырга кирәк.

— Күреп торам, сезгә психотерапевт кирәк — эшне чамадан тыш артык яратудан дәвалану курсы узарга!

— Кирәк түгел, — диде әзмәвер һәм торып җилкәләрен турайтты. Табиб аңа шөлләп карап куйды һәм теләмичә генә больничныйга имзасын куйды. Тегесе, шатланып, кабинеттан чыгып йөгерде.

— Их, тагын берсе ычкынды! — дип авыр сулап куйды доктор. — Мин бит аны әле ун меңлек кенә дәваларга өлгердем. Түләүле медицинаның айлык премиясен күреп булмас, ахрысы…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100