Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әйбер сатып алган акчаның бер өлешен ничек кайтарырга?

Акчаның бер өлешен ничек кайтарырга? Яраткан әйберләрне дә алып һәм акчалы да булып калырга кэшбэк ярдәм итә. Ышанмыйсызмы? Алайса алга таба укыгыз һәм кэшбэкның нәрсә икәнен, аны ничек кулланырга һәм күпмегә экономия ясый алганыгызны белерсез.

news_top_970_100
Әйбер сатып алган акчаның бер өлешен ничек кайтарырга?

Нәрсә ул кэшбэк һәм ул ничек килеп чыккан?

Кэшбэк – товар бәясенең күпмедер процентын кире кайтару. Әлеге төшенчә инглизчә “cash back” сүзеннән чыккан һәм “акчаны кире кайтару” дип атала. Гади генә аңлатканда, сез 1000 сумга колакчыннар сатып алдыгыз, 10% кэшбэк булганда сезгә аның 100 сумы кире кайта.

Максаты – клиентлар базасын киңәйтү, кибеткә, брендка лояль мөнәсәбәтне үстерү.

Бу Россиядә әле яңалык. Ә АКШ һәм Европада 70% халык акчасын янга калдырырга күнеккән. Ел саен Америка халкы кэшбэк сервисларыннан 1 000 $ ала.

Кэшбэк 30 ел элек бөтенләй башка мәгънәне аңлаткан һәм ташламаларга, бонусларга кагылышлы булмаган. Ул вакытта банк карталары чыккан була, ләкин аннан акча алу кыенгарак туры килгән. Акча алу өчен, сатып алучылар кэшбэк хезмәте белән кулланганнар. Алар кәгазь акча алу өчен, товар бәясен арттырып түләгәннәр.

Ул вакытта банк карталарын теләмичә генә теркәгәннәр. Карталарны кулланылышка кертү өчен 1990 еллар уртасында банклар, тотылган акчаның бер өлешен исәп—хисап счетына кире кайтаруны кертеп җибәрә. Шулай итеп, пластик карталар гына түгел, ә кэшбэк сервисы да популярлаша.

Хәзерге вакытта Америкада һәр икенче банк картасы кэшбэк белән чыгарыла.

Уртача алганда, сатып алу бәясенең 1 – 10% кире кайтарыла. Сезгә күпме акчаның кире кайтачагына товар категориясе, кибет һәм бәя йогынты ясый. Кайвакыт сервислар, банклар конкрет сумма кайтарырга вәгъдә бирә. Мәсәлән, 1500 сумнан башланган заказ өчен 400 сум.

Кэшбэк сезонлы акцияләргә һәм ташламаларга караганда яхшырак эшли. Чөнки кешеләр акчаларын кибет-партнеларының чираттагы заказына түгел, ә нәрсәгә тели, шуңа тота ала.

Нәрсә ул кэшбэк сервис?

Кэшбэк сервислары – кибетләр һәм брендларның сайт-арадашчылары, аларның максаты – сатып алучыларны бонуслы түләүләр белән җәлеп итү.

Интернет-кибетләр өчен рекламага акча туздыруга караганда, сервис хезмәтләренә түләү очсызгарак чыга. Алар чыгымнарны каплап, реаль клиентлар җәлеп итәләр.

Үзенчәлекләре:

Сайтта сез күпме сумма алачагыгызны алдан беләсез;

Түләү ысуллары күп төрле – ЯндексДеньги, Вебмани, Киви, кәрәзле телефон, банк картасы.

Плагиннар, кибеттән күпме акча алачагыгызны, браузерда сайтка күчмичә генә күрергә ярдәм итә.

Кэшбэклар белән ничек кулланырга: күрсәтмәләр

Тәҗрибәсез сатып алучылар, үзләренә тиешлене алмый калып, хата ясарга мөмкиннәр. Кэшбэк сервис аркылы ничек дөрес заказ бирергә.

Ничек кулланырга кирәк?

Браузердагы барлык киңәйтелгән, шулай ук рекламаны сүндерә торган көйләнешләрне сүндереп куегыз. Кэшны чистартыгыз.

Яхшы сервиста теркәлегез. Күпчелек сайтлар социаль челтәрләр аркылы теркәлергә мөмкинлек бирә.

Кэшбэк исемлегеннән кибетне сайлап алыгыз, аның сайтына күчегез.

Заказаны теркәп, аның өчен түләгез.

Шәхси кабинетка, кире кайтачак акчаның күләме язылган хат киләчәк.

Түләү башкарылгач, кэшбэкны хуплыйлар, сез электрон почтагызда һәм шәхси кабинетыгызда хат алачаксыз.

Кулланучы һичшиксез, кэшбэк-сервис сылтамасы буенча керергә тиеш, юкса, заказ кабул ителмәячәк.

Сервис плагины аша ничек заказ биергә:

Браузерның киңәйтелгән көйләнешләрендә сайлап алынган сайт-агрегаторның плагинын табыгыз.

Аны урнаштырырга кирәк.

Браузерны ябып, аңа киредән керегез.

Кэшбэк сервис янында “кушылган” дигән тамга торырга тиеш. Кирәкле интернет-кибеткә керегез. Аста, өстә яки кырыйда “Кэшбэк алырга” дигән төймәле панель була, шуңа басарга кирәк.

Кәрзинегезгә кирәкле товарларны салыгыз.

Заказны теркәгез һәм түләгез.

Киңәйтелгән көйләнештә кэшбэкның суммасы күренәчәк.

Түләүне көтегез. Почтагызга хәбәр киләчәк.

Картадагы кэшбэк нәрсә ул?

Картагызга кэшбэк кушу нәрсәне аңлата? Бу программа товар сатып алганда тоткан акчаның бер өлешен кире кайтарырга ярдәм итә. Әлеге функцияне картага банкта, банкоматта, кушымта яки сайт аркылы куштырырга була.

Бурыч булган очракта, кредит картасына кэшбэк кайтарылмый.

Кэшбэк опциясе белән кредит карталарын да, дебет карталарын да ачалар.

Кайбер банк карталары аерым тәкъдимнәр белән чыгарыла. Аны үзгәртеп яки аерып куеп булмый.

Мәсәлән, сәяхәттәгеләр өчен Сбербанкның “Аэрофлот” картасы кулай. Тотылган һәр 60 сум өчен сез 1 миль алачаксыз. Мәскәүгә кадәр бушка билет алу өчен, 90 000 акча туздырырга (ай сан 7 500 сум) һәм 15 000 миль тупларга кирәк. Бу мөмкин эш.

Кэшбэк белән эшләүче банклар:

Сбербанк,

Русский Стандарт,

Альфа-банк,

Тинькофф,

Первомайский,

ВТБ,

Ренессанс Кредит,

Уралсиб,

Банк Открытие,

Хоум Кредит.

Картадан акча алган һәм күчергән өчен өстәмә акча кайтарылмый. Бары тик товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә карта белән түләү генә исәпкә алына.

Сайлаган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк:

Процент ставкасы. Сезгә кредит буенча югары процентлы отышсыз карта тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Льготалы вакыты булган карта сайлагыз.

Карта өчен күпме һәм никадәр еш түләргә кирәк. Үз керемнәрегезгә карап эш итегез. Әгәр сез ай саен 30 000 артык акча бетерәсез икән, сезгә кэшбек 7 – 15% һәм өстәмә ташламалары булган премиум вариантлар туры киләчәк. Гадәттә абонент түләве айга 400 – 700 яки елга 5 000 – 10 000 сум.

Лимит. Сатып алулар өчен күпме акча кайтарылачагын килешүдән карагыз яки банк хезмәткәреннән сорагыз.

Операцияләр. Һәрбер акча тоту өчен кэшбэк кайтарылуын яки партнер кибетләрдән сатып алырга кирәклеге турында белшегез.

Кайберәүләр кэшбэкны дисконт картасы яки бонус программасы белән бутый. Мондый программалар балларны махсус карталарга күчерүне күздә тота, бу балларны башка урыннарда тотып яки акчага әйләндереп булмый. Кэшбэк чын акчалар булып кире кайтарыла, аларны теләсә нәрсә өчен тотарга була.


Икеләтә кэшбэк – икеләтә экономия

Бушлай кулга килгән әйбергә чикләр юк. Гадәти бонусларга, ташламаларга күнегәсең һәм күбрәкне тели башлыйсың. Кэшбэкны ике тапкыр күбрәк кайтарып була, аны бары тик икеләтергә генә кирәк.

Нәрсә ул икеләтелгән кэшбэк? Бу сатып алу акчаларын ике программа буенча кире кайтару. Мәсәлән,берьюлы карта аша һәм кэшбэк-сервис аркылы.

Табышны ничек икеләтергә:

“Тинькофф”, “Первомайский”, “Альфа-банк”, “ВТБ” банкларының берәрсендә кэшбэк опциясе белән карта ачыгыз.

Кэшбэк-сервиста теркәлегез.

Сервис аркылы интернет-кибеткә керегез.

Товарларны кәрзинегезгә салыгыз һәм заказны теркәгез.

Элек бирелгән карта белән түләгез.

Акчалар исәп-хисап счетына ике җирдән күчәчәк – банктан һәм сайт-арадашчыдан. Экономия – 15 – 20% .

Кэшбэк күчерүнең схемасы: бу кемгә отышлы

Болай гына бернәрсә дә булмый, без капитализмда яшибез. Кемдер ышанмый һәм үз тәҗрибәсенәдә өйрәнә, кемдер башта ук алданудан курка.

Ә табыш бар икән. Кибетләрдән сатып алучылар өзелеп тормый, сайт-арадашчылар алардан 2 – 3% кире кайтара, ә сатып алучы тоткан акчасының 10 – 15% ала. Барысы да канәгать.

Кэшбэк-сервис ничек эшли:

Интернет-кибетләр реклама бюджетыннан сайт-арадашчыларына акча күчерә.

Арадашчылар кулланучылар җыя, кибетләргә клиентлар җәлеп итә.

Кибетләр 10 – 15% арадашчыларга күчерә.

Сервис кулланучыга 7 – 10% кайтара, үзенә 3 – 5% алып кала.

Акчалар, түләгәннән соң ук яки 10-15 көннән соң күчә. Сервиста түләгән заказны аерым сумма җыелгач кына биреп була.

Банктан кэшбэк ничек күчә:

Кибет-партнердан сатып аласыз, кэшбэк опциясе булган банк картасы белән түлисез.

Кибет акчаны банкка күчерә.

Ай ахырында банк җыелган кэшбэкны бонус яки гади счетка күчерә.

Кэшбэк буенча рекордсмен Англиядә яши. Ул 880 191 сумга сатып ала һәм 560 121 сумны кире кайтара. Экономия якынча 70%. Мондый сатып алучыларны “халява” артыннан куучылар дип атыйлар. Алар бервакытта да отышлы акцияләрне кулдан ычкындырмый.

Банк табышы:

Акча һәм картадагы акча әйләнеше арта.

Икътисади күрсәткечләр клиентлар активлыгына бәйле рәвештә үсә.

Кайбер клиентлар түләүле өстәмә хезмәтләр куштыра. Мәсәлән, СМС-банкинг.

Еллык абонент түләве аркасында керемнәр арта.

Кредит ставкаларыннан керем үсә. Кэшбэк программасы белән мавыккан кешеләр тагын да күбрәк сатып ала, кредитлар алалар, карталар буенча минуска китәләр.

Банклар акча белән генә түгел, ә баллар белән түли алалар, бу балларны кибет-партнерлар кабул итә. Мәсәлән, Сбербанкның “Спасибо” программасы.

Алданудан ничек сакланырга?

Кэшбэк-сервисларга килешү таләпләрен үтәү кулай. Алар болай да шактый акча алалар. Ләкин комсыз сайт-агрегатлар да бар. Аларга килешүдән килгән керем һәрвакыт аз булып тоела. Алар түләүдән качу, кулланучыларын алдау ысулларын эзли.

Мәкерле ниятләр нәрсәдә чагыла?

Пирамида. Сезгә сатып алуның 25-30% кире кайтарырга вәгъдә итәләрме? Һәм бер тапкыр гына башкарыла торган акция түгелме? Болардан ераграк булу хәерле – бу алдау. Мондый сайтлар яңа клиентлары ярдәмендә эшләгән акчаларын, иске кулланучыларына түлиләр яки бернәрсә дә түләмиләр. 5 – 12 айдан алар юкка чыга.

Урау юллар. Сервисларның төрле шартлары бар, болар буенча алар түләмәскә мөмкиннәр. Алар кулланучыларны гаепле итеп калдыралар, браузерның искерүенә, кэшның артык мәгълүмат белән тулганына сылтыйлар. Моның белән Cashback.ru сайты куллана.

Комиссия. Заказның 20% вәгъдә итәләрме, түләүләрнең скрины бармы? Димәк, сайт комиссия чыгымнарын каплый. Һәм сезгә вәгъдә ителгән 20% урынына 1-5% кайтарачаклар. Игътибарлы булыгыз, барлык кагыйдәләрне һәм шартларны җентекләп укыгыз.

Ялган репутация. Бәяләмәләрне сатып алырга, ә кулланучылар саны һәм акчалар күләме турында ялганларга була. Моның белән еш кына яшь, яңа ачылган сайтлар мавыга.

Шартларның үзгәрүе. Әлегә сайт үзенең клиентлар базасын җитәрлек дәрәҗәдә тупламаган. Ул теркәлгән өчен 300 сум бонус, тотылган сумманың 10-15% кире кайтарырга вәгъдә итә. Ә тиешенчә эшләп киткәч, башта әйтелгән 10% - 4% ка әйләнәчәк, минималь сумма үсә. Кэшбэк-сервиста, ул әле "яшь" булган вакытта теркәлегез.

Һәрбер кибетнең шартларын карап чыгыгыз. Товар категориясе, заказ суммасы буенча чикләүләр куелган булырга мөмкин. Мәсәлән, рәсемдә Ozon сайтында шоппинг ясаган өчен 4 – 5% кайтарыла дип язылган була, ә “Мәгълүмат” бүлегендәге кагыйдәләрне укыгач, электорника товарлары өчен бары тик 0,9% кына кайтарылачагы ачыклана.

Кэшбэк-сервис плагины теркәргә куркасызмы? Куркырга кирәкми. Шәхси мәгълүматларны кэш аркылы урламыйлар. Ул сакланган була. Әлеге мәгълүматлар сатып алучынынң тәгаен сезме икәнене, сезнең башка сервислар белән кулланмаганны белер өчен кирәк.

Әгәр сез төрле IP адреслар аркылы керәсез, рефералларны әйләндерә башлыйсыз икән, сезнең профильне бетерәчәкләр яки ябачаклар. Һәм, әлбәттә, җыелган акчаларыгызны сезгә беркем дә кире кайтармаячак.

Күпме экономия ясарга була?

Янга калган акчаларны санавы шулхәтле рәхәт бит. Кэшбэкта күпме акча алырга була?

Популяр кэшбэк сервислары процентны киметә башлады. Анда инде әллә нинди зур табыш юк. Яшь сайтлар яхшы шартларда кэшбэкны тәкъдим итә, ләкин ул сайтларның абруе юк – түләячәкләренә дә ышаныч юк.

Уртача алганда, Ozon сайтында электроника сатып алган өчен 1% кайтаралар. 55 000 сум акча тотсагыз, сезгә бары тик 550 сум гына кире кайтачак.

Башка интернет-кибетләрдә саннар бөтенләй башкача – 3 – 4%. Елына 150 000 сум туздырсагыз (ай саен 12 500) сез 4 500 – 6 000 сум кайтарачаксыз. Ә бит хәзер интернет-кибетләрдән көндәлек кирәк-яракларны да сатып алырга була: көнкүреш химиясе, азык-төлек, кием, косметика...

Ләкин 6 000 сум ул билгеле бер чик түгел. Партнерлык программалары да бар бит. Дустыгызны чакырасыз, ул сезнең рефераль сылтама аша теркәлә һәм аның һәр сатып алуы өчен сезгә % лар күчә. Сервислар реферал чыгымнарыннан 2 дән 7% ка кадәр тәкъдим итә.

Шулай итеп, сез 12 500 сум айлык чыгым белән, кэшбэкка 10 000 кайтара аласыз. Күбрәк акча тоткан саен, кире кайткан акчалар да шактый суммада булачак.

Кэшбэкның өстенлекле һәм тискәре 5 ягы

Һәрнәрсәнең минуслары һәм плюслары табыла. Барлык “әйе” һәм “юк”ларны үлчәп карыйк әле.

Өстенлекләре:

Реаль акчалар күчә, аларны ничек телисең, шулай тотарга була;

Экономияләү мөмкинлеге;

Куллану өчен уңайлы, гади;

Бонус системасы – кайвакыт процентлар күтәрелә;

Куллануның төрле алымнары.

Җитешсезлекләре:

Кирәкмәгән әйберләр сатып алырга этәргеч бирә;

Акчаларны озак көтәсе;

Минималь сумманы җыймыйча, акча ала алмыйсыз;

Кибетләр исемлеге чикләнгән;

Күпсанлы кагыйдәләр. Аларны ялгыш бозсагыз, акчаларны алып булмаска да мөмкин.

Кэшбэк – онлайн һәм оффлайн сатып алуда акчаны янга калдыруның реаль, үтә күренмәле һәм гади ысулы.

Кэшбэк банк картасы аркылы сатып алулар автомат рәвештә билгеләнгән, акчалар да шулай күчә. Ә кэшбэк-сервисларга шул гына кирәк тә инде, аларга сезнең интернет-кибеткә кереп гадәти режимда сатып алуыгыз кирәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100