Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйбәт симергәнсез коктейль эчеп торсагыз да!» Лилия Муллагалиева биюгә йөри башлаган

Хәзер ябык ботлар, ябык гәүдә модада түгел, без трендта, дип җавап биргән җырчы.

news_top_970_100
«Әйбәт симергәнсез коктейль эчеп торсагыз да!» Лилия Муллагалиева биюгә йөри башлаган

«Кызлар белән биюгә йөри башладык. Дөресрәге, бии идек элек тә, кабаттан башладык дисәм, дөрес булыр. Хатын-кыз өчен гомумән биюнең теләсә ниндие файдага гына. Без шәрык биюе биибез. Икенче баргач туры эфирга чыгармын әле, сез дә кушылырсыз безгә», — дип язган Лилия Муллагалиева.

«Молодцы. Сезгә берегезгә дә комачауламый», — дип язган бер укучы.

«Әйбәт симергән сез, коктейль эчеп торсагыз да», — дип төрттергән берсе, Лилия Муллагалиеваның челтәр маркетингта булуына ишарә итеп.

«Без әле тагын да симезрәк идек. Ничаваланып киләбез. Хәзер ябык ботлар, ябык гәүдә модада түгел, без трендта», — дип җавап биргән җырчы.

«Авылга кайтып, сыер саварга, тирес түгәргә», — дип яза тагын берсе.

«Заманында саудык, тиресен дә түктек, эшләмәгән эш калмады, без авыл кызлары», — дип җавап бирә җырчы.

«Вот атлар, боларны җигәргә була», — дигәненә ул: «Без иреккә ияләшкән, үзебез җигә алабыз», — дип җаваплаган.

«Лилия; син молодец, барысына да өлгерәсең. Киресен сукалаганнарга исегез китмәсен, көнчелектән генә ул. Барыгыз да бик матурлар», — дип күңелен күтәргәннәр җырчының.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100