news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язын рационда нинди яшелчәләр булырга тиеш?

news_top

Язын рационда иртә өлгерә торган яшеллек, цитруслы җимешләр һәм кайбер яшелчәләр булырга тиеш. Бу хакта диетолог, нутрициолог Софья Кованова сөйләде, дип яза «Известия» сайты.

Белгеч сүзләренчә, язын энергия кими һәм бу D витамины, тимер, В төркеме витаминнары һәм магний җитмәүгә бәйле булырга мөмкин.

Бу чорда рационга иртә өлгерә торган яшеллекләр – шпинат, руккола һәм яшел суган кыягы өстәргә кирәк. Болар фолатларга, С витаминына һәм антиоксидантларга бай. Белгеч сүзләренчә, шулай ук клетчаткага бай редис һәм торма да ашкайнатуга булыша, тик ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә аларны чама белән генә кулланырга кирәк.

Моннан тыш, диетолог рационга С витамины, клетчатка һәм К витамины чыганагы буларак кәбестә дә өстәргә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар