Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язын нинди агач үсентеләре утырту отышлы?

Тиздән базарда, сәүдә нокталарында җимеш агачлары, куак үсентеләрен сату җанланып китәчәк. Сатучылар үз товарын мактап һәрберсенең мул уңыш бирәчәген вәгъдә итәр. Безнең табигать шартларында мул уңыш бирердәй үсентеләрне ничек сайлап алырга һәм алар үсеп китсен өчен ничек утыртырга? Белгечләр киңәшләрен күздә тоткан бакчачылар алданмас. 

news_top_970_100
Язын нинди агач үсентеләре утырту отышлы?

Апрель җитсә, яз җитә, эреп-агып кар китә, ди халык. Җиһанда язның икенче ае, табигать тә уянды. Алмагач, груша, слива, чия агачларын, барысын күздән кичереп, кәүсә һәм ботаклардагы “яралар”ны карап чыгарга кирәк. Белгечләр җимешендә төш булган агачларны язын утыртырга киңәш итә. “Интертат” агачлар белгече һәм ландшафт-дизайнер, бакчачы – блогер Алим Галимуллин белән элемтәгә керде. Ул нинди культура һәм сортларга өстенлек бирергә, сайлау үзенчәлекләре, үсентеләрне кайдан алырга, ничек дөрес утыртырга кирәклеген сөйләде. 

 

Алим - Саба егете. Казан аграр университетын кызыл дипломга тәмамлап, озак вакыт Саба урман хуҗалыгында эшләгән. Балачактан урманчы булырга һәм питомник төзү турында хыялланган. Европаның күп кенә илләре, шул исәптән Англия, аннан соң Америкада булып, тәҗрибә туплап кайта да, җиң сызганып үз эшен булдырырга керешә. 

Ике ел Америкада яшәү, ландшафт дизайны белән шөгыльләнә торган компаниядә эшләү, Миннесота штаты университетында әлеге юнәлештә уку нәтиҗәсендә бай тәҗрибә туплый. Агач үсентеләре сату эшенә эшмәкәр 2009нчы елда керешә. Агач үстереп сату буенча интернет-консультация уздыра, интернет кибет аша үсентеләр сата. Кыш буе заказ җыеп, үз питомнигында үстерелгән агач үсентеләрен язын төрле төбәкләргә урнаштыра. 

Башта социаль челтәрләрдә генә сату иткән Алим, соңрак үз йорты янында сату почмагы да ачып җибәргән. 

- Алим, агач үсентеләре сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

- Үсентеләрне сайлаганда, иң элек тамырларына игътибар итәргә кирәк. Кәүсә һәм кайрылардагы җәрәхәтләрне җентекләп тикшерү мөһим. Агачларның тамыры коры булырга тиеш түгел. Туфраклы савытта тәкъдим ителгән үсентеләргә өстенлек бирергә тырышыгыз. 

Шулай ук агачларның яфракларына да игътибар итегез. Алар артык күп икән, димәк, бу агачны утыртырга соңга калынган дигән сүз. Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, шулкадәр тизрәк үсеп китә. Үсентенең артык озын үскәнен сайламагыз. 

Тамырларының очлары кисеп алынган үсентеләрне дә читлә­теп узарга киңәш итәм. Тамырларның озынлыгы 20-25 см булырга тиеш. Үсентенең тамыры кыска икән, ул авырлык белән үсәчәк. Агачларның уңышлы үсешенә вегетация чорының озынлыгы һәм табигать шартлары да йогынты ясый. Үсенте сайлаганда әлеге үзенчәлекләргә игътибар итәргә онытмагыз. Үсентенең кайрысын да күзәтегез, яхшы үсентенең кайрысы – яшькелт, ә начары коңгырт-кара төстә булачак.



Үсентеләрне питомник һәм бакча үзәкләреннән алырга киңәш итәм. Сатучылар үсентеләр сыйфатын аларның сорт һәм чәчү сыйфаты турындагы документ белән расларга тиеш. Үсентеләрнең культурасы, сорты күрсәтелгән этикетка ябыштырылган булуы мөһим.

- Татарстанда үстерү өчен нинди агач сортлары уңышлы?

- Безнең табигать шартларына яраклашкан җимеш агачларының сортлары елдан-ел күбәя. Нинди дә булса сортны аерып әйтү мөмкин түгел. Иң мөһиме - үсентене дөрес урынга утырту. Аның өчен өй янында уңайлы, уңышлы урынны сайлап алырга кирәк. 

Җиләк-җимеш үсентеләрен коймадан ике метр эчкәрәк кереп утырту отышлы. Кайбер бакчачылар, күбрәк төр җиләк-җимеш агачларын үстерү максатыннан, аларны куе утырталар, хәтта ике үсенте арасын 2 метр гына итеп калдырган кешеләр дә бар. Бу очракта агачлар сузылып үсәләр, авыру һәм бөҗәкләр тиз тарала, уңыш алу да нык кими. Шуңа күрә, агачларның рәт араларына игътибар итәргә кирәк. Ул 4 метр булырга тиеш.



Хәзер күп кенә бакчачылар слива, абрикос агачлары утырта. Тик гади генә кагыйдәләрне онытырга ярамый. Үсентеләрне бакча артына утыртучылар очрый, бу очракта агач үсеп китә алмаячак. Билгеле, аны җил-давыллардан сакларлык ышык җиргә утырту киңәш ителә. 

Агачларның яхшы үсеше өчен аларга сыйфатлы яктырту кирәк. Кояшның кайсы якка төшүен исәпкә алыгыз.

- Бакчачылар слива, чия, абрикосны яз аенда утыртырга киңәш итәләр.

- Яз аенда утырту отышлы, чөнки үсенте җәй дәвамында тамыр җибәрә ала. Җимеш агачын яз көне утыртканда, аның чокырын көздән казып калдыралар. Шулай эшләгәндә үсентене җиргә туң беткәнче үк утыртып калдырырга да мөмкин була. 

Язын бөреләре шытмаган агач үсентеләрен сайларга кирәк. 

Карлыган, крыжовник, кура һәм груша агачларын көз аенда утырту отышлы. Караҗимеш, чия, слива, төче чия, абрикос агачларын утырту өчен яз кулай. Аларны апрель азагында-май башында, бөреләре ачылганчы утыртырга кирәк. Яз көне утыртканда соңга калырга ярамаганын истә тотыгыз.

- Язгы чорда карлыган агачын ничек тәрбияләргә?

- Яз аенда бакчачылар агачларның торышын тикшерергә тиеш: җиләк-җимеш агач - куаклары кимерүчеләр һәм корткычлар тарафыннан зур зыян күрмәгәнме, алар ничек кышлаган? Киселгән ботакларга салкыннар зыян салган булырга мөмкин.

Яз башлануга ук беренче яфраклар белән карлыганны гөблә (тля) баса, бу корткычлар белән вакытында көрәшергә кирәк. Чөнки алар бөтен куакны зарарлый, уңыш алуны киметә. Гөблә яз башында ук барлыкка килә, җәй башында күпләп үрчи башлый. Әгәр дә юк итү чараларын күрмәсәң, куакка күкәйләрен салып калдыра. Бу очракта зарарланган кайрыларны пычак белән кырып төшерегез. 

Гөбләне химик ысул белән эшкәртүне карлыган агачының бөреләре ачылганчы башкарырга кирәк. Агачны “Топаз 100”, “Актара 25” кебек химик препаратлар белән эшкәртергә мөмкин. Атнасына 2-3 тапкыр көннең икенче яртысында эшкәртергә кирәк. 

Агач утырткандагы хаталар: 

 

- Җиргә утырту үзенчәлекләренә килсәк, нинди мөһим шартларны искә алырга кирәк? Туфракны ничек әзерләргә киңәш итәсез.

- Агачлар утырту өчен чокырның киңлеге – кимендә 1 м, тирәнлеге 60-70 см булсын. Тамырлар чокыр төбендә иркен ятарга тиеш. Чокыр казыганда, туфракның уңдырышлы катламын бер читкә аерып куегыз һәм агач төбен күмгәндә шул туфракны салыгыз. Үсенте яхшы итеп үсеп китсен өчен 2-3 чиләк черемә кулланырга мөмкин. Әлеге табигый ашламаның бер өлешен туфракның өске катламы белән катнаштырып, чокыр төбенә салып, таучык шикелле итеп яртысына кадәр тутырыгыз. Икенче яртысын утыртканда агач тамырларына салыгыз. 

Агачларны утыртасы чокырга черемәгән тирес салырга ярамый. Ул тамырларны яндыра. Күмгән вакытта тамырлар арасында бушлык калмасын өчен, агачны селкеткәләп алырга да киңәш итәм.

Агачны утырткан вакытта ялгау урыныннан күмәргә кирәк түгел. Утыртканда тамыр муентыгы җир тизлегеннән 45 см га өстә калырга тиеш. Тирәнрәк күмелгән очракта агач озак тернәкләнергә яки бөтенләй үсеп китә алмаска мөмкин. Тамыр муентыгы туфракка күмелсә, ул чери башлый.

Агачларга су сибү өчен “оя” (чокыр) ясарга онытмагыз. Утырту белән үсентеләргә 2-3 чиләк су сибәргә кирәк . Су сеңгәч, туфракка пычкы чүбе сибегез. Бу алым җир ярылмас һәм дым саклау өчен кирәк. Тагын бер мөһим кагыйдә: яңа гына утырткан агачыгыз җилдән чайкалып, тамырлары кузгалмасын өчен, аны иркен итеп казыкка бәйләп куегыз.



- Безнең якларда крыжовникның нинди сортларын үстереп була?

- Крыжовник үсентеләренең “Малахит”, “Медовый”, “Русский желтый”, “Краснославянский”, “Командор” сортларына өстенлек бирергә киңәш итәм.

- Җимеш агачлары, куакларга яз көне су сибү мәҗбүриме?

- Корткычларга каршы көрәшү өчен куакларга кайнар суны коярга кирәк. Язгы чорда үсентеләргә артык күп су сибәргә киңәш ителми, чөнки дым саклана. Май аенда карлар эреп бетә, туфрак та корый. Шул вакытта су сибү мәҗбүри.

  • Бакчачы – блогер үзенең Инстаграм челтәрендә агач утырту буенча киңәшләр дә бирә. Аның аккаунтына 2 255 кеше теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100