news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язын лаләләр озак чәчәк атып утырсын өчен нишләргә?

news_top
Язын лаләләр озак чәчәк атып утырсын өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Лалә чәчәкләре озак матур булып утырсын өчен ысуллар киңәшләр сайтында чыкты. 

Кар беткәч тә аларның өстен ачарга ашыкмагыз. Лаләләр җиңелчә кырауда исән калсалар да, чәчәк атмас.

Туфрагы ачыланса, лаләләр чәчәк атудан туктый. Агач көле сибеп туфракны рәтләргә була.

Язын калий һәм фосфорлы ашлама кертегез. Бу лаләләргә тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәр. Чәчәккә бөреләнә башлагач, суперфосфат сибегез. Ашламаны инструкциясенә карап кына кулланыгыз.

Лаләләргә гел су сибәргә кирәк, яңгыр яуса гына сипмәгез.

Туфрагын йомшартырга онытмагыз, тамырларга һава кереп торырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар