Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язын кура җиләгенә нәрсә сибәргә?

news_top_970_100
Язын кура җиләгенә нәрсә сибәргә?
"Татар-информ" архивы

Язын дөрес итеп ашлама сипсәң, кура җиләге шәп уңыш бирәчәк. Кура җиләге актив үсә башлаганчы ук аңа туклыклы матдәләр кертегез. Бу турыда «Киңәшләр» сайтында язылган.

Кура җиләгенә ашлама итеп компост, черемә, гумус кулланып була. Алар туфракны файдалы матдәләр, микроорганизмнар белән баета.

Ләкин шуны истә тотыгыз, ашламаны туфракка тигез итеп җәеп салырга кирәк. 

Икенче адым итеп, язын кура җиләгенә күп итеп су сибәргә кирәк. Су җылы һәм чиста булырга тиеш. Туфракның дымлылыгын тикшереп торып, даими рәвештә су сибеп торыгыз.

Кура җиләген дөрес итеп кисү әһәмиятле. Язын коры һәм зарар күргән ботакларны һәм бөреләрне алып ташлагыз, куакны 1\3 биеклегендә кыскартыгыз. Бу уңышны арттыра, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100