news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язын кар яву үсемлекләргә зыян саламы?

news_top

Язын кар яву туфракны каплый һәм үсемлекләргә зыян китерми. Бу хакта биолог Дмитрий Сафоновка сылтама белән «Радио 1» сайты яза.

Биолог сүзләренчә, язгы кар үсемлекләр өчен табигый саклагыч катлам ролен үти. Көчле салкыннар булмаса, ул файдалы була ала, чөнки җылылык изоляторы буларак тәэсир итә, үсемлек тамырларын өшүдән саклый. Карлыган һәм крыжовник кебек культуралар, шулай ук лалә һәм нәркис чәчәкләре түбән температураларга чыдам.

Ә рассаданы ачык туфракка күчереп утырткан кешеләргә аны парник яки спанбонд белән капларга киңәш ителә. Бераз суытып җибәрү үсентеләргә зыян салмый, әмма барыбер яшь үсемлекләрне саклау хәерле. Биолог сүзләренчә, хәзерге вакытта үсемлекләр анабиоз халәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар