Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язын җимеш агачларын ничек дөрес утыртырга?

news_top_970_100
Язын җимеш агачларын ничек дөрес утыртырга?
"Татар-информ" архивы

Дача һәм йорт яны  бакчасы җирендә утырту өчен җимеш агачлары үсентеләрен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди сорт үсентеләрен сатып алырга? Үсентеләрне кайсы вакытта утырту яхшырак? Төрле җимеш агачлары үсентеләре өчен чокырның диаметры һәм тирәнлеге нинди булырга тиеш? Шулар турында «Россия авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Яз җитүгә бакчаларда үсентеләр утырта  башлыйлар. Үсентеләрне безнең төбәктә утырту өчен рөхсәт ителгән сортларны гына махсус сәүдә нокталарында яки питомникларда сатып алырга кирәк.

Шуңа игътибар итәргә кирәк: иң беренче чиратта, дачада җир асты сулары нинди тирәнлектә урнашкан. Биек үсә торган һәм озын тамырлы агачлар өчен территориядәге җир асты суларының тирәнлеге 3 метрдан артмаска тиеш. Ярымкәрлә агач сортларын җир асты суының тирәнлеге 2,5 метрдан артмаган грунтка утырталар, ә тамыр системасы өстәрәк кала торган кәрлә агач үсентеләрен җир асты суының тирәнлеге 1,5 метр  булган грунтка утыртырга кирәк. Шулай ук бакча туфрагының нинди булуын белергә кирәк, ә үсентеләрне бакчаның  көньягында  (сирәгрәк – көньяк-көнбатышта) җилдән якланган урында утыртырга  кирәк. 

Әгәр бакчада 5, 4 һәм 3 м биеклектәге төрле агачлар үссә, аларны бер-берсеннән 6 - 9 м ара калдырып утыртырга кирәк. Әгәр үсентеләрне ешрак утыртсаң, алар, әлбәттә, һәлак булмыйлар. Әмма киңәеп түгел, югарыга таба, ботаклары белән бер-берсенә комачаулап, кояш  яктысын үткәрмичә үсәләр. 

Алма, груша һәм төшле  культуралар язын мөмкин кадәр иртәрәк утыртыла,  җимеш куаклары үсентеләрен хәтта бөреләре бераз ачыла  башлаганда  да  утыртырга  мөмкин.   Язгы утырту соңгы карлар эреп  беткәндә башлана һәм бөреләр  ачылырга  ун көн кала тәмамлана.

Биек үсә торган алмагач һәм груша өчен диаметры кимендә 1 метрлы һәм тирәнлеге 60 см-лы чокыр ясыйлар.  Ярымкәрлә агачлар  өчен  чокырның диаметры 1 м һәм тирәнлеге 40 см булырга тиеш. Тәбәнәк  буйлы    агачдар  өчен  чокырның  диаметры  - 90 см, тирәнлеге   40 см булырга  тиеш. Чия, слива, сырганак, кара миләш, ирга  өчен чокырны  диаметры  - 80 см һәм тирәнлеге  40 см итеп  әзерлиләр.

Утыртканда, үсентеләр тирәсендәге туфракны тыгызлыйлар, ә чокыр тирәсен  10-15 см биеклектә күтәртеп  чыгалар һәм,  һава торышының  нинди булуына  карамастан, мул итеп су  салалар  (һәр агач төбенә  ике-өч чиләк су).  

Баштагы  ике  елда   яшь агачлар күп игътибар таләп итә. Даими рәвештә су сибү, тукландыру, йомшарту һәм чүп үләннәрдән арындырып  тору  мөһим. Һава коры торганда, су  сипкән саен яисә сирәк  яуган  яңгырдан  соң туфракны яхшылап йомшартырга кирәк. Кайгыртып,  игътибар һәм тәрбия биреп  торганда  бакча үзенең матурлыгы  һәм мул  уңышы  белән озак  еллар  сөендереп торачак.    

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100