news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язын беренче тапкыр дачага барган хатын-кыз үз участогында кеше мәете тапкан

news_top

Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз Волокаламск шәһәр округындагы дача участогында хайваннар ашаган кеше мәетен тапкан, дип хәбәр итте «РЕН ТВ».

«Участок хуҗасы бу турыда полициягә хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, ул дачада 2024 елның ноябреннән бирле булмаган. 4 апрельдә килгәч, участокны әйләнеп чыкканда, койма янында кием кисәкләре белән кеше калдыкларын тапкан», – дип сөйләгән «РЕН ТВ» әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, куртка кесәсендә һәлак булучының шәхесен ачыклаучы документлар табылган. Ул 2024 елның октябрендә югалган 83 яшьлек пенсионер булып чыккан.

Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар