Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язын бакча матур булсын өчен, сентябрьдә нинди чәчәкләр утыртырга?

Кайбер чәчәкләрне көздән утыртып калдырырга кирәк.

news_top_970_100
Язын бакча матур булсын өчен, сентябрьдә нинди чәчәкләр утыртырга?
https://pixabay.com

Сентябрь-октябрь көннәрендә бакчага җиде төрле чәчәк утыртып куярга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мускари дип аталган чәчәкне сентябрьдән октябрь уртасына кадәр утырталар. Утыртыр алдыннан суганчаларны 30 минутка 20 процентлы «Карбофос» эремәсенә, аннары шулкадәр үк вакытка 1 процентлы калий перманганаты эремәсенә салып торырга кирәк. Чәчәк утыртырга бер көн алдан туфраккка су сибегез. Суганчаларны бераз ком салынган тишекләргә, 6-7 см тирәнлеккә, бер-берсеннән 5-8 см, вагракларын 2-3 см ераклыкта утыртыгыз.

Колкихум (икенче төрле кыш чәчәге) та көздән утыртыла. Аны сентябрь башында утырту хәерле. Язын кар эреп бетүгә бу үсемлек чәчәк ата башлый. Колкихумны дымлы урынга утырта күрмәгез, ул артык су яратмый. Суганчаларны 15-20 см тирәнлеккә, бер-берсеннән 20 см ераклыкта утыртыгыз. Тәңкәле көпшәсен кисеп ташлый күрмәгез, ул туфракта өскә чыгып калырга тиеш. Менә шушы көпшәдә чәчәк чыгачак.

Крокусны да сентябрь–октябрьдә утырталар. Урамда температура +10 градуска төшәчәк, суганчалары үсә башлый. Алар кышка кадәр тамыр җәеп өлгерергә тиеш. Крокусны якты, коры урынга утыртыгыз. Чәчәк утыртырга ике атна алдан җирне казып куегыз. Суганчаларны 10 см тирәнлектә, туфрак каты булса, 7-9 см тирәнлектә утыртыгыз. Тишекләр арасы 6-10 см булырга тиеш. Крокуска су сибәргә кирәкми, туфрак бик коры булса гына дымландырыгыз.

Орнитогалумияны якты урынга утырталар. Ул ярымкүләгәдә дә яхшы үсә. Бу чәчәк комлырак туфракны ярата. Суганчаларны 7-10 см тирәнлектә, бер-берсеннән 15-20 см ераклыкта утырталар. Утырткач, бераз су сибеп җибәрегез. Бу чәчәк май башыннан алып 3 атна чәчәктә утыра.

Келәнчел (пролеск, сциллы) чәчәкләре агачлар янында матур үсә. Аларны сукмак кырыйларына да утырталар. Тишекләр арасы 5-10 см, утырту тирәнлеге 6-9 см. Бу чәчәк кышны бик җиңел кичерә, ләкин бик салкын булганда каплау хәерле. Ул бер урында берничә ел матур иттеп чәчәк атып утыра.

Боҗыр уты (рябчик императорский) — сентябрьдә утырта торган чәчәк. Суганчаларны калий перманганатында чылатыгыз, агач күмере сибегез. Ул якты яки ярымкүләгәле урында яхшы үсә. Туфрак җиңел, торфлы булырга тиеш. Утырту тирәнлеген билгеләү өчен, суганча биеклеген өчкә тапкырларга кирәк. Кыска буйлы сортлар өчен 12 см, биекләре өчен 20 см чамасы була.

Иридодиктиум — умырзая ирислар якты һәм көпшәк туфракта яхшы үсә. Дым күп булса, ул авырый башлый. Суганчаларны 10 см ераклыкта, 7-8 см тирәнлектә утырталар. Бик салкын кышларда аны чыршы ботаклары яки корыган яфраклар белән каплау хәерле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100