news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язын бакча җиләгенә ни өчен йод сибәләр?

news_top
Язын бакча җиләгенә ни өчен йод сибәләр?
https://pixabay.com/

Бакча җиләгенең уңышы яхшы булсын өчен, язын йод кулланалар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Йодны даруханәдән алырга кирәк. Ул үсемлектә аминокислоталар алмашы процессына йогынты ясый, зарарсызландыра, бактерияләрне үтерә, үсемлекнең иммунитетын яхшырта, гөмбәчек барлыкка килү ихтималы кими.

Йодны язын билгеле бер схема буенча кулланалар.

Бер чиләк су, бераз кайнар су, 100 грамм агач көле, 10 тамчы йод кирәк.

Башта көлне иләктән иләгез, аннары кайнар су кушыгыз, салкынча урында 5-7 минут төнәтегез.

Аннары бу эремәне сулы чиләккә салыгыз, шуннан соң гына йод тамчыларын өстәгез.

Алдан дымландырылган туфракка шушы төнәтмәне сибеп чыгыгыз. Бер куакка 400-700 мл төнәтмә кирәк, диелә хәбәрдә.


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар