Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язын алма һәм груша агачларын ничек дөрес кисәргә?

news_top_970_100
Язын алма һәм груша агачларын ничек дөрес кисәргә?
pixabay.com

Бакчачы-агроном, агросәнәгать комплекслары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары эксперты Егор Самощенков җимеш агачлары корымасын һәм мул уңыш бирсен өчен аларны язын ничек дөрес кисәргә икәнен аңлатты. Бу хакта Лента.Ру сайты яза.

Алма, груша һәм башка җимеш агачларын тәрбияләүнең төп кагыйдәсе – аларның ботакларын кисәргә жәлләмәү, диде белгеч. Калын ботакларын (скелет ботаклары) 1,5 метр озынлыкта калдырып кисәргә, як-яктан чыккан өч-дүрт яшь ботакны гына калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә ябалдашлар ныгый, кояш нурларны җитәрлек күләмдә алачак һәм җылыначак, нәтиҗәдә уңышы да мул була. Ботакларны кискәннән соң, җимешләр дә эрерәк һәм сыйфатлырак була, чөнки кыскартылган ботаклар эре җимешләрнең авырлыгына чыдам була, сынмый. Моннан тыш, агачның ябалдашы матур булып формалашсын өчен башта астагы ботакларын, аннан өстәгеләрен кисәргә кирәк.

Белгеч әйтүенчә, бакча участокларында агачлар дистә еллар буе яши, шуңа күрә аларның яңа үсентеләре барлыкка килә. Алар агачның гомерен һәм уңыш бирүен арттыра. Агачның төп кәүсәсендә шушы ботаклардан скелет ботаклары формалаштырырга кирәк, алар корыган һәм карт сабакларына алмаш була, ә юан ботаклардагы яшь үрентеләрне тулысынча кисеп бетерергә ярамый, бер-берсе арасында 20-30 сантиметр калдырып кисәргә була.

Тагын бер кагыйдә – электр чыбыкларына тиеп торган бөтен боткаларны да кисеп ташларга кирәк. Чыбыклар һәм ябалдаш арасында кимендә 2 метр буш ара булырга тиеш. Бу иминлек, электр тогы сугудан саклану өчен кирәк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100