news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язылучыларын алдаган инстаграмчыга җинаять эше ачканнар

Миллионнар җыеп качкан егетнең әтисе полиция хезмәткәре, Самараның транспортта Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек бүлеге җитәкчесе булып эшли

news_top
Язылучыларын алдаган инстаграмчыга җинаять эше ачканнар
https://pixabay.com

Язылучыларын үзенең финанс пирамидасына җәлеп иткән өчен, Мәскәү блогерына карата җинаять эше ачканнар. 19 яшьлек инстаграм-инвестор язылучыларыннан дистәләрчә миллион җыйган һәм юкка чыккан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Бөтен ил буйлап меңнәрчә кеше Виталий Крикуновка ышанган һәм акчасыз калган. Соңрак бу аның чын исеме булмавы да ачыкланган. Чынлыкта 19 яшьлек блогерның исеме Рамазан Гаджиев. Аның әтисе полиция хезмәткәре, Самараның транспортта Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Социаль челтәрләрдәге видеода яшь эшмәкәр ике атна эчендә кертемнәрне 60 процентка арттырырга вәгъдә итә. Уңышлы эшмәкәр образы ясау өчен, ул үзенең псевдо-бай тормышының фотоларын да күрсәтеп тора. Кыйммәтле машиналар, зиннәтле аппартаментларны видеога төшереп куя. Ул командасы белән Мәскәү-Ситидагы офиста эшләвен дә күрсәтә. Ләкин болар барысы да тамаша гына була. Язылучылар егеткә ышанып, кредитлар ала. Шулай итеп алар зур бурычларга бата. Гаджиев исә миллионнарны җыеп, әти-әнисе янына Самарага кача, хәзер аны эзләү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар