Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язылмый калган язма (Наилә Идрисова)

news_top_970_100

Таһирның укуын тәмамлап яңа гына эшли башлаган чагы. Дөрес, анысы, студент елларында да бер айлык практиканы икешәр ай үтеп, ел дәвамында да язгалап, азмы-күпме каләм чарлаган иде инде. Ә монда, монда бит тулаем район тормышына чумасың. Әле ничек кенә... Алар бүлеген «хатлар түгел, шикаятьләр һәм гозерләр бүлеге ул сезнең» дип, юкка гына шаярткан булып әйтмиләр икән шул. Нәрсә булса да хакимияткә түгел, туры редакциягә киләләр. Килә алмаганнары, билгеле, хат юллый. Менә бүген дә шефлары бер хат белән юлга чыгарга өнди әле. Кем язганы да билгесез, авыл исеме генә бар. Авылы да, кем әйткәндәй, җәһәннәмдә, район читендә үк. Ярар, ни булса – шул, урында барысы да ачыкланыр, дип уйлады ул, блокнотын кесәсенә шудырганда.

Кызык, дип уйлады юлда барганда, әле үткән атнада гына бер авылда булып, аталары «салгалап» йөргән берничә гаиләгә кергәннәр иде. Шунда соңыннан кергән йорттагы күренеш күңелендә яңарып узды. Әйтүләренчә, әлеге гаилә башлыгы да еш кына «капкаларга» ярата икән. Шулай да, йорт-җир алай сүз тидерерлек түгел. Ә өйдә, түр караватта, шактый өлкән яшьләрдәге карт белән карчык утыра. Аларның берсе колакка каты, ягъни ишетми, берсенең күзләре күрми, диделәр. «Гомер буе колхозда эшләделәр, 6 бала үстерделәр. Менә төп йортта, төпчекләрендә яшиләр. Абый-апалары «беразга булса да алып китик, сезгә дә җиңелрәк булыр» дип карыйлар, кая, «өйнең яме алар белән» дип, авыз да ачтырмый энеләре. Үзләренең дә 5 балалары югыйсә, шулай да гөр килеп көн күрәләр. Менә шул «салгалавы» гына инде, хатыны да, ай-яй, түзем...» – дип сөйләп алган иде авыл советы рәисе. Менә бит, ә бу хатта нәрсә?! Нәрсә булсын – 5 бала үстереп олы тормышка озаткан әти-әниләрен балалары бүлешә: әти синдә яшәсен, әнине мин алып китәм, имеш, аннан тагы кайсыбызга кайсысы, карарбыз, янәсе. Башка сыймаслык, гомер ишетелмәгән хәл. Имеш, икесен бергә карый алмыйлар, авыр икән... Ә колхоз эшенә чабып, йорттагы мал-туарын да карап, 5 баланы үстерү җиңел булдымы икән соң ул елларда әти-әниләренә?! Шуларны уйлап, баш мие әллә нишләгәндәй булды Таһирның. Тормыш тәҗрибәсе аз булганга аңлап җиткермимме соң, дисә, эштәгеләр дә шаккатты бит.

Авылда тәгаенләп килгән йортны табу кыен булмады. Юлында очраган почтальон ханым да, эшнең нидә икәнен сизенеп: «Адәм страмы, үзләренең генә түгел, авылның йөзен каралталар, юньсезләр! Гел беткән кешеләр булса – бер хәл, берсеннән берсе яхшы тормышта яшиләр», – дип ачуланып ташлады.

Ул барып кергәндә, карт плитә тирәсендә кайнаша иде. Ишек тавышына: «Кайттыңмы әллә, әнисе, ай-һай озакладың, оясын пычраткан каз сыман әллә кая йөрмәсәң, өең юкмыни синең», – дип, керүчегә борылды. Тик таныш йөзне күрмәгәч, күңеле төште бугай, үзалдына «кунак бар икән» дип сөйләнде дә әкрен генә урындыкка чүкте. Таһир исә күптәнге танышлардай кул сузып: «Нихәл, Гыйлмулла абзый, Сәрбиҗамал әби өйдә юкмы әллә?» – дип сүз катты күрешкән арада. Бабай карчыгының 2 генә көнгә кызларына китүен, инде айга якын вакыт узса да, һаман кайтмавын сукрана-сукрана сөйли башлады. Ул янына кеше керүенә, аны тыңлаучы булуына куана иде булса кирәк.

«Көне буе берүзем, оланнар кайсы эштә, кайсы укуда. Нишләп бетмәк кирәк монда, саташырсың. Элегрәк булса, мал-туар арасына чыгар идең, алар белән сөйләшә-сөйләшә ашарларына салып, асларын чистартыр идең. Хәзер кая инде, картлык басты. Аннан, терлек тә бик тотмыйлар бит хәзер яшьләр, кибеттә бар да бар, янәсе. Үзең асраганга җитәме соң!» – дип, үз зарын түкте.

Бабай шулай сөйләнде дә сөйләнде. Тагын нәрсәдер әйтергә җыенган иде, өйгә аллы-артлы дигәндәй, ир белән хатын кайтып керде. Алар бик ашыгып кайткан кешеләргә охшаган иде. Мөгаен, «чыбыксыз телефон» хикмәтедер.

Карт, үзенә башка игътибар булмасын сизепме, бәлки гадәт буенча, алгы якка кереп китте. Бүлмәдә бермәл тынлык урнашты. Аннан, килен «сүз башламый ярамастыр» дигән сыман: «Менә шулай уйлаштык инде. Алар икесе бергә булганда, өйдә тынгылык юк. Анысы ошамый, бусы ярамый. Без дә кеше бит – ял да итәсе, үзебезчә яшисе дә килә. Алар заманы узды, аны аңлыйлармыни. 5 бертуган үзара сөйләштеләр, килештеләр дә, һәркайсын чиратлап карарга булдык», – диде.

Ир-ат бер сүз эндәшмәде, күрәмсең, хатын сүзе закон монда. Килен тагын нидер сөйләде, дәлилләде, балалар турында да әйтте кебек. Таһир күңеленә шулчак: «Ә бит оясында ни күрсә...» дип... «юк, юк» дип, уйларына ирек бирмәде ул, бары әбине үзенә алган апаларының адресын гына алды да кайтыр юлга кузгалды.

Икенче көнне ул әбекәйнең кызы яшәгән кечерәк кенә шәһәргә юнәлде. Карчыгын сагынып сөйләгәндә, бабай, сүз арасында, әбине алып киткән кызының үзләре яшәгән йорт янындагы кибеттә эшләгәнен дә телгә алган иде. Шуңа фатирны эзләргә ашыкмады, як-ягына каранып, кибетне күзләде. Сәүдә үзәге йорттан әллә ни ерак түгел икән.

Иркен залга үтеп бераз күзен ияләштергәч, Рәхиләне сорауга: «Рая, сиңа килгәннәр!» – дип, кычкырып, азык-төлек сату бүлегенә күрсәттеләр. Урта яшьләрдән узган ханым аңа бераз аптыраулы караш ташлады. Күрәмсең, энесе кисәтергә җөрьәт итмәгән. Таһир авылдашларыннан әби белән бабай язмышы өчен борчылулары турында редакциягә хат килүе һәм кичә бабай янында булуы турында әйтте. Хатынның күзеннән очкыннар чәчрәгәндәй булды, «кемнең ни эше бар!» дип, сүзләрен теш арасыннан гына кысып чыгарды. Әмма «әбине күрми китмим» дигән сүздән соң, сабырланып, үзен кулга алды. Күрше бүлектәге яшь кызга нидер пышылдады да, хәзер куып җитәрмен, дип, эчке бүлмәгә өстен алыштырырга юнәлде.

Өйгә якынлашканда, хатын, сиздермәскә тырышып, икенче катка күз салды. Анда, фатир тәрәзәсеннән чыгардай булып, әби карап тора иде. Таһир да күрде моңсу карашны. Аңа бик кыен булып китте. Фатир ишеген ачып эчкә узгач та, ул үзендә ниндидер калтырау сизгәндәй булды. Әби, күзләрен кысып, танырга теләгәндәй, аңа төбәлде. Кул биреп исәнләшкәч: «Әллә безнең авылның Җамали малаемы дип торам, шуңа ошаттым. Кайтучы булса, шуның белән генә кайтыр идем, синең барыбер вакытың юк бит», – дип куйды ул, гаепле кешедәй, кызына карап. «Син нәрсә инде, әни, өй җылы, чиста, тыныч, ни ашыйм дисәң – шул бар. Тор рәхәтләнеп, ашыкма», – диде кызы, кухняга узышлый.

«Бик тыныч шул, артык тыныч сездә, кызым. Әтиең ни әйтер, бу гомер нишләп яттың анда дөньяңны онытып, дияр», – диде әби җавапсыз калмыйм әле, дигәндәй.

«Үзем генә калдым, балалар читтә, сирәк кайталар, менә әни иптәш тә булыр, карармын да, дип алып килдем. Авылда нәрсә инде анда, икәү алгы өйдән арткы өйгә йөриләр шунда. Киленнең дә ачуы килә», – диде миңа карап кибетче ханым.

«Нишләп икесен дә алып килмәдегез соң...» – дигәнгә: «Ничек икесен дә тотыйм инде бу фатирда, аларны карыйсы да бар бит, яшь тә бара, эштән дә китәсе килми әле. Чиратка салабыз инде, шулай сөйләштек. Һәркемнең кешечә яшисе килә, картлар исе сиңа әллә... белмисез әле...» Менә сиңа хикмәт – ишетмәсәң ишет...

Шулчак берсе сукыр, берсе саңгырау әби белән бабай тагы исенә төште аның. Вәт бәхетле картлар. Исереп кайткан улларына да ачуланмыйлар бит алар, бераз дулый да тына, йоклый ул аннан, дип торалар.

Авыр уйлар белән юлга кузгалды ул. Баш мөхәррир: «Сузма, әйдә, киләсе санга әзерлә, ояты үзләренә», – дип, язма көтә. Йа Хода, әле икесен генә күрде, тагы өчесе нинди затлар икән?! Алары белән булашып торма, дисә дә, күзләренә карап, уйларын беләсе килә иде.

Менә хикмәт, аңа аларны эзләп йөрисе булмады. Иртән эшкә килешенә бүлмә ишек төбендә үзен инде шактый өлкәнәеп барган бер апа көтә иде. «Наным, зинһар, безне ил-көн алдында оятлы итмә, хурлыкка калдырма инде. Күрәчәк күзне йомдыра, ди, ни кылганыбызны, ниһаять, аңладык. Картлар, имеш, аларга кайда, ничек яшәсәләр дә барыбер, имеш. Юк икән шул, икесе дә сулып баралар, әнә. Үзебез дә яшь түгел бит инде, балалар, оныклар ни әйтер...»

Чакырылмаган кунакны озаткач, көне буе уйланып йөрде Таһир. Сүз дә юк, картлык бар кешегә дә килә, анысы, берүк килергә язсын. Әйе, һәр чорның үз шөгыле, үз гамәле, үз яшәеше... Яшьлек чорында әле бу хакта бөтенләй уйланылмый, таякка таянган, иелгән-бөгелгән картлар яныннан очып кына дигәндәй үтелә... Алар күңеле кайдалыгын кем белгән!

Уйларын ишек шакуы бүлде. Аннан урта яшьләрдәге хатын-кыз белән ир-ат килеп керде. Бүлмәдә үзе генә калганга шатлангандай, алар аның янына ук килеп бастылар. «Энем, сезгә рәхмәт әйтергә килдек. Бүген без менә, туганнар җыелышып, әнине авылга алып кайттык. Бер-берсен бик сагынганнар, күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага, аларга карап, без елыйбыз. Күршеләр керде, сөйләшеп туя алмыйлар. Ярый әле безнең аларны аерганны белми калдылар, күзләренә ничекләр карар идек. И-и-и, акыл юк та инде үзебездә, шулай һәркемгә тыныч, җайлы була, имеш...»

Күр инде боларны, күгәрченнәр гөрлимени. Шушы яшькә җиткәч кенә акыл утыртып була микәнни...

Дүшәмбе көнне иртәнге киңәшмәгә теләр-теләмәс кенә керде ул. Бирем үтәлмәде, язма юк. Үткән атнага нәтиҗә ясаганнан соң, баш мөхәррир: «Бу айда иң үтемле материалларны барладык. Без монда редколлегия белән киңәштек тә, гадәттәгечә, килгән комментарийларга да күз салдык. Иң күп тавышны... язылмаган язмасы белән Таһир җыйды! Әйе, җәмәгать, безнең миссия – мәкалә язып кына түгел, аны язмыйча да менә шулай үтемле итеп башкару. Ул әби белән бабайны гына бәхетле картлыкка тиендереп калмады, ә бәлки аларның балаларына, оныкларына һәм башка бик күпләребезгә сабак бирде. Котлыйм, коллега!» – диде дә, килеп, кулын кысты.

Таһир бермәл тынсыз торды. Үзләренчә әйтсәк, шефның «коллега» дигән сүзенә тиенү генә дә – аның башланып кына килгән хезмәт юлына гаять олы бәя иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100