Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучының мәете ун көн буе фатирында яткан: кызы шул вакыттан соң гына әтисе янына килгән

news_top_970_100
Язучының мәете ун көн буе фатирында яткан: кызы шул вакыттан соң гына әтисе янына килгән

Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендәге фатирында язучы Александр Бахваловның һәм бер хатын-кызның мәетләрен тапканнар.

«Известия» газетасы язуынча, бер атна буе хәбәре булмагач, язучының кызы килә, әтисенең фатир ишеген ача алмагач, МЧСка мөрәҗәгать итә. Махсус хезмәтләр килеп ишекне ваткач, язучының һәм бер хатын-кызның мәетләрен күрәләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аларны беркем дә үтермәгән. Аларның ун көн элек үлгәне ачыклана. Язучының мәете өстәл астында, ә хатын-кызныкы диванда була.

Бахваловның чын фамилиясе – Мистакиди, ул Кырымда туган. «Нежность к ревущему зверю» әсәре авторы, бу әсәр 1982 елда мини-сериал рәвешендә төшерелгән булган. Әсәр яңа реактив самолетларны тикшергән очучылар, аларның тормышы, психологиясе турында.

Язучыга 95 яшь булган. Күршеләре әйтүе буенча, фатирда табылган хатын язучының бер үги әти белән килгән туганы булган. Аның йөрәге авыру була, шуңа күрә ул, язучының мәетен күргәч, йөрәге тотып үлгәндер дип фаразлана.

Күршеләре язучының туганнарының битарафлыгына гаҗәпләнгән, дип яза РЕН ТВ. Олы кешегә 95 яшь булуга карамастан, Бахвалов элемтәгә чыкмый башлаганнан соң да алар бер атна буе аның янына килеп тә карамаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100