news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язучылар өчен һөнәри стандарт расланды

news_top

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә язучылар өчен һөнәри стандарт үз көченә керә, ул Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документ 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип яза «Татар-информ».

Стандарт әдәбият белән шөгыльләнүне билгеле бер һөнәри функцияләр аша тасвирлый: булачак әсәрнең концепциясен, жанрын һәм формаларын эшләү, төп текстны төзү, аны беренчел төзәтү, алга таба эшләп бетерү, шулай ук материалны нәшриятка яки вакытлы матбугат редакциясенә тапшыру өчен әзерләү.

Россия Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, стандартлаштыру идеясе профессиональ мохиттә барлыкка килгән. Ул илнең әйдәп баручы әдәби оешмалары катнашында Россия язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе тарафыннан эшләнгән.

Россия Язучылар берлеге мәгълүматлары буенча, стандарт автор килешүләре статусына, язучылык эшчәнлеген хезмәт эшчәнлеге буларак тануга һәм хәтта әдәби тәҗрибәне иминият стажына кертү мөмкинлегенә дә йогынты ясарга мөмкин. Ул язучылыкны һөнәр буларак хокукый һәм социаль тану өчен нигез булдыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар