Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгородта Захар Прилепинның машинасын шартлатканнар: шоферы һәлак, үзе авыр хәлдә

news_top_970_100
Түбән Новгородта Захар Прилепинның машинасын шартлатканнар: шоферы һәлак, үзе авыр хәлдә

Түбән Новгород өлкәсенең Борск районы трассасында, Пионерское авылы янында Язучы Захар Прилепинның AUDI Q-7 автомобилен шартлатканнар. Машина йөртүче һәлак булган, язучы авыр хәлдә, дип яза «РИА Новости».

Прилепинның Донбасстан гаиләсе янына кайтышы булган. База машинада аның кызы да булган, ул шартлауга берничә минут кала чыккан булган, дип яза. Прилепин арткы утыргычта була. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, машина астына шартлаткыч куелган булган, ул читтән торып идарә ителә торган механизмлы булган һәм дистанцион рәвештә шартлатылган. 

Прилепин автомобиленә шартлаткычны төнлә куйганнардыр, дип фаразлыйлар. Шартлаган урында тирән чокыр барлыкка килгән. 

Захар Прилепинның матбугат хезмәтендә «аның белән бар да тәртиптә» дигәннәр. Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин да шулай дигән. РБК, Прилепинның аягы яраланган, дип яза.

«АТЕШ» дип аталган «Телеграм» канал, Прилепин артыннан ел башыннан ук күзәтеп йөргәннәр, дип яза. Бу төркем үзен «украиннарның һәм кырым татарларының хәрби хәрәкәте» дип атый. 

Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова шартлауны оештыруда Украинаны гаепләгән. Ул, монда АКШ һәм Британия җаваплы, алар халыкара террористик оешма – Киев режимын оештырды, ди.  РФ президенты матбугат хезмәте Дмитрий Песков бу вакыйгага шәрехләмә бирмәде, дип яза «Коммерсантъ».

Тикшерү комитеты шартлатуны «теракт» дип таныды. Шартлатуда шикләнелгән бер ир кулга алынган. Ул – шушы төбәктә яшәүче кеше, аны урманда күргәннәр. Авылдагы бер хатын бу ирнең моңарчы урманда йөрмәгәнен әйткән. Бу ир гаеплеме-юкмы икәне әлегә билгесез.

Шартлау нәтиҗәсендә тумышы белән Луганскидан булган 27 яшьлек Александр Шубин һәлак булган. Ул ЛНРда «Злой» позывное белән Прилепин батальонында хезмәт иткән. 2018 елда Захар Прилепин яшәгән якка – Түбән Новгородка күченеп килгән.

Прилепинның хатыны Мария: «Без шушындый хәлдә күп еллар яшибез. Күп янаулар булды. Бу теракт алдыннан гына янаулар булмады. Алар һәрвакыт булды, бу беркемгә дә сер түгел», – дигән.

Бүген кичкә билгеле булганча, Захар Прилепин үпкәләренә контузия алган, шулай ук күп сөякләре сынган, ярчыклар белән яраланган. Аңа операция җибәргәннәр һәм мәҗбүри комага җибәргәннәр.

Кич шартлаткычның машина астына беркетелмәгәне, ә җиргә күмеп куелган танкка каршы мина икәнлеге ачыкланды. Минаны куюда шикләнелгән ике кеше кулга алынган. Алар үзләрен Украина хәрби көчләре яллаганын әйткән. Ирләрнең берсе берничә көн Прилепинны күзәткән һәм аның өе янында мина күмеп куйган. Шартлагач, ул урманга качкан. Урманга кергән полицейскийлар аны күреп алган. Бу кешенең исеме Александр Пермяков дип язалар. 

Захар Прилепинның чын исеме – Евгений Николаевич Прилепин, ул 1975 елда Рязань өлкәсендәге Ильинка авылында туган. Язучы, публицист, пропагандачы. «Справедливая Россия» партиясендә. РФ Мәдәният министрлыгы иҗтимагый советы әгъзасы. 2014 елда Донбасста Россия яклы көчләр ягындагы военкор, ДНР һәм ЛНРга гуманитар ярдәм оештырган кешеләрнең берсе. ДНРдагы батальоннарның берсендә командир ярдәмчесе булып хезмәт иткән. 

Август аенда Мәсккәүнең Можайск шоссесында «рус дөньясы» фәлсәфәчесе буларак танылган Александр Дугин барырга тиешле автомобильне шартлаттылар, аның кызы Дарья Дугина һәлак булды. Россия Украина гражданнары Наталья Вовк белән Богдан Цыганенконы гаепләде, алар читтән торып кулга алынды. Украина президенты Зеленский бу гаепләүне кире кага.

2 апрельдә военкор, блогер-пропагандачы, Донбасста Россия яклы көчләр составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Владлен Татарский (Максим Фомин) Санкт-Петербургта кафеда шартлатып үтерелде. Аңа Дарья Трепова эченә шартлаткыч куелган статуэтка бүләк итә. Бу статуэтканы Трепова Украина яклы кешеләрдән алган, дип фаразлана.

Захар Прилепин

Шартлау аркасында һәлак булган 27 яшьлек Шубин

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100