Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Хәбир Ибраһим җырлый башлаган

«Рәшит Абдуллин: «Тавышың бар, җырчы булырга тырыш», диде», – дип сөйли Хәбир Ибраһим үзе.

news_top_970_100
Язучы Хәбир Ибраһим җырлый башлаган

Драматург, язучы, ТАИС (Интеллектуаль милек агентлыгы) җитәкчесе, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Ахир» тәхәллүсе белән иҗат итүче Хәбир Ибраһим җырлый да башлаган.

«Сәнгатькә яшьтән үк гашыйк, – ди Хәбир Ибраһим. – Җырга, моңга, театрга мөккибән. Әти дә, абый да, кече апа да – җитәкчеләр. Мин язучы булырга теләдем, ашкындым.

Бу дөньяда үземнең кирәклегемне һәрдаим исбатларга туры килде. «Мырау Батыр»да җырладым. Телесериалның композиторы Рәшит Абдуллин: «Тавышың бар, җырчы булырга тырыш», – диде.

Үз юлым белән киттем. Әдәбият, драматургия якын иде. Мәдәният институтында укыганда, һәвәскәр композитор Шамил Кашаповның бер җырын отып калдым, шуны озак еллар күңелемдә йөрттем. Сүзләре примитив иде, үзгәрттем, көчәйттем. Җырны берничә «йолдыз»га тәкдим иттем. Игътибарсыз калдырдылар. Бервакыт, театрлар пьесаларымны куймый башлагач, режиссер-диктаторларга кул селтәп, прозага күчтем, анда да «ут уйнатып» алдым.

Бу юлы да шул ук хәл: җырлыйсы килә башлады. Продюсер Җәүдәт Гыйльманов ярдәме белән, композитор Риф Әхмәтов студиясендә Шамилнең «Гөнаһсыз кызга» дигән җырын яздырдым. Дусларга, танышларга ошады кебек. Башкортстанда поэзия көннәрендә йөргәндә, Чаллы шагыйре Рәкыйт Аллабирде белән таныштым. Кызык кеше, минем кебек сәер. Җырларын тыңлатты. «Минем таңнар әле үтмәгән» исемле җыры бик ошады. Аны башкорт композиторы Глүзә Буранбаева язган. Үзе җырлый да. Мин дә җырларга булдым. Сүзләре минем өчен язылган кебек, көе дә матур. Алдым, яздырдым. Поэзия көннәрендә шигырь укырга гына түгел, ә җырларга да туры килде. Җитәкчебез шагыйрь Ркаил Зәйдулла: «Безнең арада профессиясен дөрес сайламаган язучылар да бар, шуларның берсе – Хәбир Ибраһим!» – дигәч җырламыйча кая барасың (көлә). Баянчы Рәүф Ибраһимовка кушылып җырладым.

Менә шулай итеп, җыр сәнгатен дә үзләштердем. Әдәбиятның бөтен жанрын да тартып барган кешегә әллә ни кыен булмады. Җырчылар тынычлансыннар, мин аларга конкурент түгел, мин ул җырларны кичәләрдә җырлар өчен генә яздырдым.

Хөрмәт белән мин. Язучы һәм җырчы «Ахир», – дип хәбәр итте «Интертат»ка Хәбир Ибраһим.

Хәбир Ибраһим җырларын сез дә бәяләгез әле.

«Минем таңнар әле үтмәгән».

«Гөнаһсыз кызга».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 март 2024
    Исемсез
    Якташка бишле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100